Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 сентября 2019 06:30

Кем иң яхшы укучы?

Исаак Ньютонны мәктәптәге укытучылары бик яратып бетерми, гел орышып тора. Малай үзе дәрестә утырса да, уйлары белән әллә кайларда очып йөри. Ул укытучыны бөтенләй тыңламый, стенага, түшәмгә, тәрәзәгә карап, хыялында ерак-ерак илләргә «сәяхәт итә». Киләчәктә бөтендөнья тарту көче законын ачачак бөек физик бала чагында иң начар укучыларның берсе була! Ньютон...

Исаак Ньютонны мәктәптәге укытучылары бик яратып бетерми, гел орышып тора. Малай үзе дәрестә утырса да, уйлары белән әллә кайларда очып йөри. Ул укытучыны бөтенләй тыңламый, стенага, түшәмгә, тәрәзәгә карап, хыялында ерак-ерак илләргә «сәяхәт итә». Киләчәктә бөтендөнья тарту көче законын ачачак бөек физик бала чагында иң начар укучыларның берсе була! Ньютон фамилиясе ул вакыттагы өлгереш рейтингында ахырдан икенче урында тора.

Ләкин барысын да бер хәл үзгәртә. Исаак партадашы – бөтен җирдә беренче булырга теләгән бер малай белән сүзгә килә. Һәм, сыйныфташына ачу итеп, аны укуда узып китәргә сүз бирә. Хыялый Исаак вәгъдәсен үти: бераздан ул зур амбицияле партадашын гына түгел, бөтен сыйныфташларын шаккаттырып, иң яхшы укучы була. Ә безгә исә Исаак Ньютонның партадашына рәхмәт әйтәсе генә кала: үзе дә сизмичә, ул нәни даһины зур ачышларга илһамландырган бит.

Гөлнара Хәйдәрова