Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 сентября 2019 18:40

Үзсүзле даһи

Сәлам, дустым! Синең компьютер яисә ноутбукны күргәнең, аларда мультфильм яисә кызыклы тапшыру караганың, әти-әниеңнең компьютерда эшләгәнен күзәткәнең бардыр. Компьютер яисә ноутбук эшләсен өчен, аңа операцион система кирәк. Хәзерге «акыллы машина»ларның барысында да Микрософт операцион системасы тора. Аны уйлап табучыларның берсе – Билл Гейтс – 2016 елда планетабызның иң бай кешесе...

Сәлам, дустым! Синең компьютер яисә ноутбукны күргәнең, аларда мультфильм яисә кызыклы тапшыру караганың, әти-әниеңнең компьютерда эшләгәнен күзәткәнең бардыр. Компьютер яисә ноутбук эшләсен өчен, аңа операцион система кирәк. Хәзерге «акыллы машина»ларның барысында да Микрософт операцион системасы тора. Аны уйлап табучыларның берсе – Билл Гейтс – 2016 елда планетабызның иң бай кешесе булып таныла. Ә кечкенә вакытында Билл нинди булган соң?

Бала чагында Билл Гейтс бик үзсүзле, бәхәсләшергә яратучы малай була. Әти-әниләре улларының авыр холкын берничек тә җиңә алмыйлар: аларның бер сүзенә Билл ун сүз белән җавап бирә, бер киңәшне дә кабул итми, үзен өйрәткәнгә ачулана гына. Аны орышып та, оялтып та карыйлар – файдасы тими. Нишләргә белмәгәч, әти-әнисе Биллны психологка алып бара. Бер ел үзсүзле малай белән эшләгәннән соң, психолог ирле-хатынлы Гейтсларга: «Сезгә улыгызның холкына җайлашасы гына кала. Аның белән бәхәсләшеп, вакытыгызны гына уздырачаксыз», – ди.

Әти-әниләре психолог сүзенә колак салып, уллары белән бәхәсләшми башлыйлар, аңа күбрәк ирек, мөстәкыйльлек бирәләр. Үзенә булган мөнәсәбәтнең үзгәрүен, әти-әнисенең аңа ышана башлавын күреп, Билл да үзгәрә. Ул тик торганда бәхәсләшми, алар белән сүзгә килми башлый. Ә үзсүзлеге кая китәме? Үзсүзлеге һәм тырышлыгы аңа компьютер системаларын өйрәнүдә ярдәмче була.

Гөлнара Хәйдәрова