Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 сентября 2019 06:51

Канада

Канада Төньяк Америкада урнашкан. Мәйданы – 9 984 670 кв. км, ул дөньядагы иң зур илләр арасында икенче урында тора (Россиядән соң). Башкаласы – Оттава. «Канада» атамасының килеп чыгышы бик кызыклы вакыйгага бәйле. Француз сәяхәтчесе Жак Картье әлеге илнең ярларына килеп туктагач, җирле халык аны kanata, ягъни авылларына кунакка чакыра....

Канада Төньяк Америкада урнашкан. Мәйданы – 9 984 670 кв. км, ул дөньядагы иң зур илләр арасында икенче урында тора (Россиядән соң). Башкаласы – Оттава.

«Канада» атамасының килеп чыгышы бик кызыклы вакыйгага бәйле. Француз сәяхәтчесе Жак Картье әлеге илнең ярларына килеп туктагач, җирле халык аны kanata, ягъни авылларына кунакка чакыра. Ә сәяхәтче бу сүзне илнең атамасы дип уйный. Соңрак Кanata Canada га үзгәрә.

Канаданың дәүләт флагы турыпочмаклык формасында. Ул аркылыга өч өлешкә бүленгән. Флагның ян-якларындагы өлешләр кызыл, урта өлеш ак төстә. Урта ак өлешкә кызыл өрәңге яфрагы ясалган. Кызыл өлешләр Канада ярларын юучы Тын һәм Атлантик океанны да, Канаданы төрле елларда колония итеп тоткан Англия һәм Францияне дә аңлата, Канада солдатларының Беренче һәм Икенче дөнья сугышларында кан түгүләрен дә искә төшерә. Ә өрәңге Канадада, бездәге каен агачы кебек, бик күп. Ул – Канаданың чын символы.

Канадалылар – иң укыган, белемле халык. Кешеләрнең яртысыннан күбрәге югары белемле.

Канада халкы ике рәсми телдә – инглиз һәм француз телләрендә сөйләшә.

Канадада яшәүче халык саны Япония башкаласы Токиода яшәүче кешеләр саныннан кимрәк.

Канада – күлләр иле. Монда дөньядагы төче суның биштән бере саклана.

Канадада иң еш очраучы җәнлек – Төньяк Америка кондызы.

Канада – хоккейның туган ягы.

Канада автомобильләренең номерлары язылган билгеләр ак аю формасында.

Кананың кайбер өлкәләрендә тарту көче Җирнең башка өлешләрендәге тарту көченә караганда азрак. Бу сәер күренешкә галимнәр 1960 елда тап булалар.

Гөлнара Хәйдәрова