Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 сентября 2019 21:56

Кошлар ни өчен җылы якларга китә?

Сәлам, дустым! Көз көне кошларның кайберләре җылы якларга очып китә, ә кайберләре безнең илдә кышларга кала. Бу ни өчен шулай икән? Ни өчен кошларның барысы да җылы якка очып китми? Бу сорауларга җавап табар өчен, иң элек «Кошлар ни өчен җылы якларга очып китә?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Күбегез, салкыннан...

Сәлам, дустым! Көз көне кошларның кайберләре җылы якларга очып китә, ә кайберләре безнең илдә кышларга кала. Бу ни өчен шулай икән? Ни өчен кошларның барысы да җылы якка очып китми?

Бу сорауларга җавап табар өчен, иң элек «Кошлар ни өчен җылы якларга очып китә?» дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Күбегез, салкыннан курыкканга, дип җавап бирер. Чынлыкта исә бу алай түгел.

Кошларның тәне күпләгән каурыйлар белән капланган. Каурыйлар кошларга очу өчен генә түгел, тән температураларын саклау өчен дә кирәк. Алар – кошларның чып-чын туннары. Шуңа күрә кошларга кышкы салкыннар да, бозлы суда йөзү дә куркыныч түгел.

Ә кошларны җылы якларга китәргә салкын һава торышы түгел, ә азык җитмәү һәм ачлык мәҗбүр итә.

Җылы якларга бөҗәкләр белән тукланучы барлык кошлар да очып китә, чөнки беренче салкыннар җитү белән, бөҗәкләрнең күбесе йә кышкы йокыга тала, йә үлә. Шулай ук сулыклар янында яшәүче күп кенә кошлар да җылы якларга китәргә мәҗбүр, чөнки кыш көне илебездәге елга-күлләрнең күбесе калын боз катламы белән каплана.

Ә менә җиләк, үсемлек һәм агач орлыклары белән тукланучы кошлар илебездә кышлый. Алар кышны кешеләр торган җиргә, паркларга күчеп китеп каршылыйлар. Монда аларга азык табуы җиңелрәк. Шулай ук вак кимерүчеләр, башка кошлар һәм азык-төлек калдыклары белән тукланучы кошларга да җылы якка китүнең кирәге юк.

Дустым! Кыш көне кошларга игътибарлы бул! Аларга җим бирергә онытма. Шулвакыт канатлы дусларыбызга салкын, мул азыксыз кыш һич тә куркыныч булмас!

Гөлнара Хәйдәрова