Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
24 сентября 2019 23:00

Бондаренко урамы

Сәлам, дустым! Без шәһәребез урамнарын өйрәнүне дәвам итәбез. Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында Бондаренко урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән? Александр Иванович Бондаренко (1922–1997) туган илебезгә фронтта да, тыныч вакытта да тугры хезмәт итә. 1941 елда ул, туган илен саклап, фронтка китә, Кызыл армия сафларында разведчик була....

Сәлам, дустым! Без шәһәребез урамнарын өйрәнүне дәвам итәбез.

Казанның Яңа Савин һәм Мәскәү районнарында Бондаренко урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән?

Александр Иванович Бондаренко (1922–1997) туган илебезгә фронтта да, тыныч вакытта да тугры хезмәт итә. 1941 елда ул, туган илен саклап, фронтка китә, Кызыл армия сафларында разведчик була. Егерме яшьлек егеткә һәр көнне тормышын куркыныч астына куярга туры килә. 1942 елда Карелия фронты операциясендә Александрның аягы бик каты яралана. Үзен күпме генә фронтта калдырырга үтенсә дә, Бондаренко демобилизацияләнә. Үзен сугышта калдырырга сорау аның ватанпәрвәрлеген, беренче чиратта үзе турында түгел, туган иле хакында кайгыртуын күрсәтеп тора.

1955 елда Александр Иванович Казан партия оешмасының секретаре итеп сайлана. Эшендә зур уңышлар күрсәткән Бондаренконы Казан шәһәр советының башкарма комитеты председате итеп сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә Казаныбыз тагы да матурая, камилләшә һәм Татарстанның гына түгел, ә дөньяның иң матур шәһәрләренең берсенә әверелә.

Гөлнара Хәйдәрова