Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 07:08

Хыяллар илендә йөзүче Бертик

Альберт Эйнштейн бала чагында бик тыныч, уйчан, хыялый бала була, әти-әниссенә бер мәшәкать тә китерми. Ләкин ирле-хатынлы Эйнштейннар барыбер бик борчылалар: нәни Бертик (алар улларын, яратып, шулай атыйлар) бер дә сөйләшергә ашыкмый. Яшьтәшләре рәхәтләнеп җөмләләр төзегәндә, ул аерым иҗекләрне генә әйтә ала. Айлар, хәтта еллар үтә, ә малайның теле ачылмый....

Альберт Эйнштейн бала чагында бик тыныч, уйчан, хыялый бала була, әти-әниссенә бер мәшәкать тә китерми. Ләкин ирле-хатынлы Эйнштейннар барыбер бик борчылалар: нәни Бертик (алар улларын, яратып, шулай атыйлар) бер дә сөйләшергә ашыкмый. Яшьтәшләре рәхәтләнеп җөмләләр төзегәндә, ул аерым иҗекләрне генә әйтә ала. Айлар, хәтта еллар үтә, ә малайның теле ачылмый.

Эйнштейннарда эшләүче хезмәтче хатын малайны, көлеп, җүләркәй дип атый. Шулвакыт Альбертның әнисе: «Юк, ул җүләр түгел, ул нормаль бала, хәтта сәләтле дә, сез әле аның ачышлары турында ишетерсез!» – ди. Альберт Эйнштейнның истәлекләрендә үзенең иң авыр вакытларда әнисенең шул сүзләрен искә төшерүе хакында язылган.

Ә беркөнне кичке ашны ашап утырганда, авызыннан моңарчы бер җөмлә дә чыгармаган 4 яшьлек Альберт: «Аш бигрәк кайнар», – дип әйтеп куя. Әти-әнисе гаҗәпкә кала: уллары сөйләшә белә икән бит! «Улым, ә моңарчы син ни өчен бер сүз дә әйтмәдең соң?» дигән сорауга Бертик: «Чөнки моңарчы аш һәрвакыт нормаль иде», – дип җавап бирә.

Гимназиягә укырга кергәч тә, Альберт зур уңышлар күрсәтми. Укытучылар бертавыштан аны сәләтсез укучы дип атый. Ә малай инде ул вакытта ук фәнни-популяр әдәбият, физика, математика турындагы китаплар укый. Һәм 17 яшендә Миланның Федераль технология институтына укырга керә. Институтта егеткә өр-яңа дөнья: фән, ирекле фикерләү, яңа ачышлар һәм казанышлар дөньясы ачыла!

Фотода: фотографка, көлеп, телен күрсәткән бөек физик-теоретик, Нобель премиясе лауреаты Альберт Эйнштейн дуслары белән. Бу фото галимнең иң яраткан фоторәсеме була.

Гөлнара Хәйдәрова