Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 08:27

Кояш Ватаны

Япония Көнчыгыш Азиядә, Тын океанда, 6852 утраудан торган Япон архипелагында урнашкан. Мәйданы – 377944 кв. км. Башкаласы – Токио. Япония – бүгенге көнгәчә империя статусын саклап калган бердәнбер дәүләт. Япония барлыкка килгәндә идарә иткән императорның династиясе бүгенге көнгәчә өзелмәгән. Япониядә яшәүче кешеләрнең 98 процентын япон халкы тәшкил итә. Алар япон...

Япония Көнчыгыш Азиядә, Тын океанда, 6852 утраудан торган Япон архипелагында урнашкан. Мәйданы – 377944 кв. км. Башкаласы – Токио.

Япония – бүгенге көнгәчә империя статусын саклап калган бердәнбер дәүләт. Япония барлыкка килгәндә идарә иткән императорның династиясе бүгенге көнгәчә өзелмәгән.

Япониядә яшәүче кешеләрнең 98 процентын япон халкы тәшкил итә. Алар япон телендә сөйләшәләр. Япон теленең 4 итәгатьлелек дәрәҗәсе бар. Ирләр, гадәттә, сөйләм телендә, хатын кызлар итәгатьле телдә сөйләшә.

Японнар үзләрен «ниһоң» дип атыйлар. Бу – «кояш балалары» дигән сүз.

Япониянең дәүләт флагы турыпочмаклык формасында. Анда ак фонга кызыл кояш рәсеме ясалган. Бу Япониянең рәсми булмаган исеменә – «Чыгучы кояш иле», «Кояш Ватаны»на ишарә.

Япон әлифбасы иероглифлардан тора. Иероглифларның саны 80 меңгә җитә. Япон телендә сөйләшә, укый-яза белү өчен, кимендә 2136 иероглифны белергә кирәк.

Японнар – бик тырыш халык. Алар атнага 6 тапкыр 12 сәгать эшлиләр. Отпускка чыгу – алар өчен сәер күренеш, ә менә эштә куна калу гадәткә кереп бара. Бу күренеш кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салмый, күрәсең. Япониядә 100 яшьтән узып киткән кешеләрнең саны 50 меңгә җитә.

Япония – югары технологияләр иле. Шуңа күрә японнар һәрнәрсәдә төгәллекне ярата. Поездның 1 минуттан күбрәккә соңга калуы – монда булмастай хәл.

Япониядә үз җылыту системасы юк. Ә менә төньяк районнарда кыш көне, карны чистартмас өчен, тротуарларны җылыталар.

Япония балалары мәктәпкә сентябрьдә түгел, ә апрельдә, сакура чәчәк аткан вакытта баралар.

Гөлнара Хәйдәрова