Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
03 октября 2019 14:43

Ел фасыллары ни өчен алмашынып тора?

Сәлам, дустым! Әле кайчан гына ямьле җәй иде. Хәзер табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ничек шулай була соң? Ел фасыллары ни рәвешле алышына? Ел фасылларының бер-берсен алмаштырып торуы – табигатьнең мәңгелек һәм үзгәрми торган күренеше. Ул Җирнең Кояш тирәли әйләнеп йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Космик пространствода Җир шары эллипс буенча...

Сәлам, дустым! Әле кайчан гына ямьле җәй иде. Хәзер табигатьтә көз хакимлек итә. Бу ничек шулай була соң? Ел фасыллары ни рәвешле алышына?

Ел фасылларының бер-берсен алмаштырып торуы – табигатьнең мәңгелек һәм үзгәрми торган күренеше. Ул Җирнең Кояш тирәли әйләнеп йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә.

Космик пространствода Җир шары эллипс буенча хәрәкәт итә. Кояш бу эллипсның нәкъ үзәгендә урнашмаган, шуңа күрә Кояш белән Җир арасындагы ара гел үзгәреп тора. Мәсәлән, гыйнвар башында ул ара 147,1 млн. км, ә июльдә 152,1 млн. км тәшкил итә. Димәк, җылы яисә салкын ел фасылы җитү Җир белән Кояш арасындагы арага да бәйле түгел.

Җир, Кояш тирәли әйләнгәндә, әле үз күчәре тирәсендә дә әйләнә. Әгәр Җирнең күчәре Кояшка карата туры почмак ясап урнашса, дөньяда ел фасыллары булмас, бар көннәр бер-берсенә охшаш булыр иде. Ләкин бу күчәр Кояшка карата авыш итеп урнаша, шуңа күрә елның төрле вакытында кояш нурлары җиргә төрлечә төшә. Кояш нурлары туры итеп төшкәндә, алар җирне көчлерәк җылыта. Ә нурлар җиргә почмак ясап төшкәндә, алар җирне алай ук көчле итеп җылыта алмый.

Кояш һәрвакыт туп-туры экваторга төшеп тора, шуңа күрә анда беркайчан да салкыннар булмый, ел фасыллары да кискен алышынмый.

Җир төньяк ярымшары белән Кояшка әйләнгәндә, экватордан төньяктарак урнашкан илләрдә көннәр озын һәм җылы, ә көньякта көннәр салкын һәм кыска. Җир көньяк ярымшары белән Кояшка карап торганда, көньякта җәй, төньякта кыш җитә.

                                       

Гөлнара Хәйдәрова