Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 октября 2019 08:28

Гарифьянов (Гарифҗанов) урамы

Казанның Идел буе районында Гарифьянов урамы бар. Ул күренекле татар физигы, профессор Нургаяз Салих улы Гарифҗанов исемен йөртә. Нургаяз Гарифҗанов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тик укуын тәмамларга аңа...

Казанның Идел буе районында Гарифьянов урамы бар. Ул күренекле татар физигы, профессор Нургаяз Салих улы Гарифҗанов исемен йөртә.

Нургаяз Гарифҗанов 1920 елның 15 маенда Татарстанның Балтач районы Чутай авылында дөньяга килә. 1938 елда Малмыж шәһәрендә урта мәктәп тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының физика-математика факультетына укырга керә. Тик укуын тәмамларга аңа Бөек Ватан сугышы комачаулый – 1943 елның көзендә егет армия сафларына алына. Аны элемтә училищесына укырга җибәрәләр. Булачак галим элемтә взводы командиры сыйфатында Украина, Молдавия, Румыния, Болгария җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены, сугышчан медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Нургаяз Гарифҗанов университетта укуын дәвам итә. 1949 елда университетны тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Казан физика-техника фәнни тикшеренү институтының аспирантурасына керә һәм фән өлкәсенә чума.

Профессор Нургаяз Гарифҗанов – йөздән артык зур фәнни хезмәт авторы, СССР Фәннәр академиясе Президиумы премиясе лауреаты.

Сугыштагы аяусыз көрәштә туган илен яклаган, сугыштан соң илебезнең физика фәнен үстерүгә зур уңыш керткән Нургаяз Гарифҗановның исемен мәңгеләштерү өчен, 1971 елда Казанның бер урамына аның исемен бирәләр.

Гөлнара Хәйдәрова