Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
04 октября 2019 11:08

Песиләр турында кызыклы фактлар

Кызыклы фактлар Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр. Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша. Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый. Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми. Песи балаларының сөт тешләре була. Песи тирли белми. Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым...

Кызыклы фактлар

Песинең йөрәге минутына 140 тапкыр тибә. Кешенеке якынча – 75 тапкыр.

Мыеклар ярдәмендә песиләр тирә-юньгә яраклаша.

Песи конфет яратмый, чөнки баллы тәмне тоя алмый.

Песиләр ерактагы әйберләрне әйбәт күрә, ә менә якындагыларнын күреп җиткерми.

Песи балаларының сөт тешләре була.

Песи тирли белми.

Куркыныч янаганда песи сәгатенә 48 чакрым тизлектә йөгерә ала.

Песинең борының рәсеме кабатланмый.

Стаббс атамалы мәче Аляска штатында урнашкан Талкитна шәһәрендә 15 ел буе мэр булган.

Җир тертәү куркынычы вакытында песи бинадан чыгып китәргә ашыга.

Әлеге җәнлек 30 млн. ел элек тә җир шарында яшәгән.

Өй песие 57 градуста да исән кала ала.

Мәче колагын 180 градуска бора ала.

Мәченең 12 пар мыегы бар.

Яшь белән песинең күз төсе үзгәрергә мөмкин.

Алгы тәпиләрендә аларның биш бармак, ә арткыларда 4 бармак урнашкан.

95% кеше песиләре белән сөйләшә.

Песи күзләре караңгыда да күрә.

Якынча алар 6 ел яшиләр, иң олы мәче 39 яшен тутырган.

Грампи Усал песи») һәрвакыт турсайган кебек. Бу табигый аномалия, әмма нәкъ шул “усаллыгы” аркасында ул дөнья буйлап популярлык яулый: аның Facebook битененә миллион кеше язылган, ике китап бастырылган һәм ул хуҗасына 100 миллионнан артык акча эшләргә ярдәм иткән.