Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
06 октября 2019 23:01

Ямайка

Ямайка Кариб диңгезендәге Ямайка утравында урнашкан. Мәйданы – 10991 кв. км. Башкаласы – Кингстон. Ямайка утравы 15 гасырда Христофор Колумб тарафыннан ачыла. Илнең исеме индеец-араваклар телендәге «чыганаклар иле» дигәнне аңлаткан «Хаймака» сүзеннән килеп чыккан. 17 гасырда Ямайка Кариб диңгезендәге беренче инглиз колониясенә әверелә. Аның каравы ул Кариб диңгезендәге бөтен илләрдән...

Ямайка Кариб диңгезендәге Ямайка утравында урнашкан. Мәйданы – 10991 кв. км. Башкаласы – Кингстон.

Ямайка утравы 15 гасырда Христофор Колумб тарафыннан ачыла. Илнең исеме индеец-араваклар телендәге «чыганаклар иле» дигәнне аңлаткан «Хаймака» сүзеннән килеп чыккан. 17 гасырда Ямайка Кариб диңгезендәге беренче инглиз колониясенә әверелә. Аның каравы ул Кариб диңгезендәге бөтен илләрдән беренче булып мөстәкыйльлеген кайтара да.

Ямайка элек-электән Кариб диңгезендә йөзүче пиратларның төп утравы булып санала. Монда хәтта пиратлар башкаласы – Порт-Рояль дә урнашкан була. 1692 елда әлеге шәһәр җир тетрәү нәтиҗәсендә юкка чыккач, пиратлардан җәфа чиккән халык арасында «бу шәһәрне Алла үзе юк итте» дигән сүзләр киң тарала.

Ямайка туристларны искиткеч матур табигате һәм җылы климаты белән җәлеп итеп тора. Уртача температура – 25 градус, монда кыш юк, һәрвакыт җәй хакимлек итә.

Ямайка халкының рәсми теле булып инглиз теле санала. Ләкин ямайкалылар нигездә инглиз һәм африкан диалектларының кушылмасы булган патуа диалектында сөйләшәләр. Диннәре – христиан дине.

Ямайка халкының 90 проценты – кара тәнле кешеләр.

Ямайканың дәүләт флагы турыпочмаклык формасында, яшел, кара, сары төсләрдә. Яшел төс Ямайканың матур табигатен, халык арасында популяр булган авыл хуҗалыгын символлаштыра. Кара төс – әлеге илнең кара тәнле халкына ишарә. Сары төс Ямайкада ел әйләнәсе булган кояшлы көннәрне аңлата.

Ямайкадагы иң популяр спорт төре булып йөгерү санала. Дөньядагы иң тиз йөгерүче ир-ат һәм хатын-кыз да нәкъ менә Ямайкада яши.

Ямайкада игезәк балалар бик еш туа. Күпбалалы гаиләләрнең саны буенча Ямайка дөньяда беренче урынны алып тора.

Гөлнара Хәйдәрова