Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 октября 2019 09:03

Уенчыклар ватучы галим

Константин Циолковский кечкенәдән хыялый, күзәтүчән бала булып үсә. Костяның әти-әниләре моңа куаналар да, бераз борчылалар да. Ни өчен дисезме? Чөнки малайның бөтен нәрсәне белергә теләве гаилә бюджетына еш кына зарар китерә. Нәни Костик, уенчыкларын сүтеп, аларның эчендә ни булганын белергә тели. Хәтта кеп-кечкенә поездлар һәм пароходлар ике көнгә дә чыдамый....

Константин Циолковский кечкенәдән хыялый, күзәтүчән бала булып үсә. Костяның әти-әниләре моңа куаналар да, бераз борчылалар да. Ни өчен дисезме? Чөнки малайның бөтен нәрсәне белергә теләве гаилә бюджетына еш кына зарар китерә.

Нәни Костик, уенчыкларын сүтеп, аларның эчендә ни булганын белергә тели. Хәтта кеп-кечкенә поездлар һәм пароходлар ике көнгә дә чыдамый. Механизмнар малайны шулкадәр җәлеп итәләр ки, ул үзен берничек тә тыеп тора алмый. Әти-әниләре малайга сүз белән дә аңлатып карыйлар, почмакка да бастыралар.

Малай, мәктәпкә кергәч тә, кызыксынуыннан туктамый. Ул мәктәптә ашарсың дип биргән акчаларны җыеп, уенчыклар ала һәм, аларны сүтеп, яңа машина, кораб модельләре өчен материаллар туплый торган була. Курчаклар өчен тимераяклар, йортлар, чаналар, герле сәгатьләр ясый. Төрле-төрле машиналар, самолетлар җыя.

Табигый кызыксынучанлык, тирә-яктагы предметларның эчке сыйфатларын белергә теләү Костяга ятимлекне дә, төрле авыруларны да кичереп, хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә.

Фотода: бөек фәлсәфәче, уйлап табучы, теоретик космонавтикага нигез салучы Константин Эдуардович Циолковский.

Гөлнара Хәйдәрова