Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 октября 2019 12:26

Руслар

Руслар Здравствуйте! (Исәнмесез!) Россия – дөньядагы иң зур ил. Безнең илдә бик түп төре халыклар һәм милләтләр яши. Россиядә 111 миллион рус милләте вәкиле исәпләнә. Алар Россия Федерациясендә генә түгел, шулай ук Украина, Казахстан, Белоруссия, Америка һәм Көнбатыш Ауропа илләрендә таралып яшиләр. Дөньяда аларның гомуми саны 133 миллионга кадәр җитә....

Руслар

Здравствуйте! (Исәнмесез!)

Россия – дөньядагы иң зур ил. Безнең илдә бик түп төре халыклар һәм милләтләр яши. Россиядә 111 миллион рус милләте вәкиле исәпләнә. Алар Россия Федерациясендә генә түгел, шулай ук Украина, Казахстан, Белоруссия, Америка һәм Көнбатыш Ауропа илләрендә таралып яшиләр. Дөньяда аларның гомуми саны 133 миллионга кадәр җитә.

Рус теле көнчыгыш славян телләренең славян төркемчәсенә карый. Аларның үз алфавиты бар. Ул «кириллица» дип атала. Рус теле безнең илнең дәүләт теле булып санала, анда барлык гражданнар сөйләшә. Бөек рус язучылары А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, Л.Н. Толстой үз әсәрләрен рус телендә язганнар.

Руслар – православие христианнары. Алар төрле христиан бәйрәмнәрен зурлап уздыралар. Мәсәлән, Раштуа, Троица, Пасха, Крещение, Каравон. Бу бәйрәмнәрдә руслар иртә белән чиркәүгә баралар. Аннан соң өйгә кайтып бәйрәмне гаиләләре белән мул табын артында дәвам итәләр. Шуннан соң кешеләр авыл урамнарына чыгып бер-берсен тәмле ризыклар белән сыйлый, биеп-җырлап күңел ача.

Каравон – Татарстан Республикасында оештырылучы рус халык бәйрәме. Ул 2003 елдан Татарстан Республикасы Президенты фәрманы нигезендә дәүләт бәйрәме булып санала һәм ел саен Лаеш районы Никольское авылында уздырыла. «Каравон» иске славян теленнән тәрҗемә иткәндә «әйлән-бәйлән» дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнең өч гасырлык тарихы бар. Каравон бәйрәменең асылы күршең белән чәнти бармакка тотынышып, борынгы рус халык җырлары астына «Каравон адымы белән Кояш әйләнәсе йөрү»дән гыйбарәт. Элек-электән озын кышлар узгач, көннәр җылыту белән, көтеп алынган туйлар гөрләгән, туганнар белән күрешкәннәр һәм Алладан мул уңыш сораганнар.

         Рус халкы элек-электән милли ризыклары белән аерылып торган.

Озын салкын кышларда урманда яшәгәнлектән руслар җылы ашларга һәм калориясе югары булган ризыкларга өстенлек биргән. Мәсәлән, ашлардан щи, уха, борщ, окрошка, пилмән, рассольник; камыр ризыкларыннан беленнәр, каравайлар, төрле ит һәм балык ризыклары, курник, калачлар пешергәннәр.

Салават купере, №1