Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
08 октября 2019 11:34

Марилар

Марилар Пагален ÿжына (Рәхим итегез!) Россиядә 547 мең мари милләте вәкиле яши дип исәпләнелә. Аларның күпчелеге Мари Элда яшәсә, башкалары Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларында, Киров, Свердлау, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәсендә көн итә. Мари республикасының башкаласы – Йошкар-Ола шәһәре. Мари (чирмеш) теле – фин-угыр телләре төркеменә керә. Өч төркеме аерыла:...

Марилар

Пагален ÿжына (Рәхим итегез!)

Россиядә 547 мең мари милләте вәкиле яши дип исәпләнелә. Аларның күпчелеге Мари Элда яшәсә, башкалары Башкортстан, Удмуртия, Татарстан республикаларында, Киров, Свердлау, Түбән Новгород һәм Пермь өлкәсендә көн итә.

Мари республикасының башкаласы – Йошкар-Ола шәһәре.

Мари (чирмеш) теле фин-угыр телләре төркеменә керә. Өч төркеме аерыла: Болын чирмешләре, Тау чирмешләре һәм Көнчыгыш чирмешләр. Тау марилары Иделнең уң як ярында, Болын чирмешләре Идел-Урал, Көнчыгыш Башкортстан һәм Урал территорияләрендә яши. Күпчелек мари телендә сөйләшә.

Халыкның күпчелеге православие динендә, шулай ук мәҗүсиләр һәм мөселманнар бар. Соңгы арада традицион Марий Юмынйÿла динен үстерүгә зур игътибар бирелә. Кугу Юмо – мариларның югары Аллалары булып санала.

1775 елда мари теленең беренче грамматикасы дөнья күрә. Басма әлифба, китаплар, гәзитләр басылып чыга. 1930 елларда кирилл графикасы раслана.

Семык – язгы чәчү эшләрен тәмамлау һәм җәй җиткәнен белдерүче милли бәйрәмнәре. Бу бәйрәмдә хуҗалык эшләрендә, көнкүреш тормышта уңышлар юлдаш булсын дип теләнелә, мәрхүм булганнар искә алына. Борынгы заманнарда аны Пасхадан (Күгече) соң 7 атна үткәч оештыра торган булганнар. Ул Троица атнасында башлана һәм атна ахырында тәмамлана. Мари халкы күмәк, дус булулары белән аерылып тора. Бәйрәмне дә берничә гаилә яки авыл берләшеп уздырган.

Семык атна буе дәвам иткән. Дүшәмбе һәм сишәмбе бәйрәмгә әзерлек буларак юу, җыештыру эшләре белән бәйле булган. Марилар фикеренчә, бу көнне үлгән кешеләрнең җаннары туганнары белән күрешер өчен өйгә кайта. Чәршәмбе мунча ягып керү һәм табын әзерләү таләп ителгән. Өстәлгә коймак, эремчек, йомырка, май һәм төрле эчемлекләр куелган. Өй хуҗасы шәмнәр яндырып, мәрхүмнәрнең исемнәрен атап чыккан, бу ел өчен фатиха соралган һәм урамга чыгып аларны «озатканнар». Мари халкының ышанулары буенча, Семык бәйрәменең чәршәмбе кичендә һәм төнендә урам буйлап «кара көч» йөри икән. Алар төрле хайван һәм кош сурәтләренә кереп бозым тарата дип ышанганнар. Шуңа күрә ишек, тәрәзәләрне ябып, өйдә учак якканнар. Төнлә яшьләр кырга чыгып төрле уеннар уйнаган, чәчәкләр җыйган. Ботаклардан такыя (тул орва) үреп, аңа ут кабызып таудан тәгәрәткәннәр. Пәнҗешәмбе көн марилар яңадан мунча ягып, табын әзерләгән. Зиратка барып мәрхүмнәрне «сыйлап», сәламәтлек һәм уңышлар теләнгән. Җомга – бәйрәмнең иң күңелле көне. Ул көнне еш кына туйлар үткәрелгән, халык күмәкләшеп рәхәтләнеп ял иткән.

 Салават купере №1