Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
10 октября 2019 06:48

Мордвалар

Мордвалар Шумбрат (Исәнме!) Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордва исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзяларны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаларны каратаиларга аералар. Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкын тәшкил итә. Шулай ук Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында...

Мордвалар

Шумбрат (Исәнме!)

Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордва исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзяларны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаларны каратаиларга аералар.

Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкын тәшкил итә. Шулай ук Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында яшиләр.

Мордвалар фин-угыр төркеменә карый. Мокша телендәге бик күп сүзләрнең төрки тамырлары бар. Мордвалар – дини халык. Әмма ышанулары үзенчәлекле, чөнки алар бер Аллага һәм күп төрле христиан изгеләренә ышана. Шулай ук аларның мәҗүси Аллалары бар.

Июнь ахырында Троицадан соң беренче якшәмбе көнне Лениногорск районының Мордовская Кармалка авылында «Балтай» дигән бәйрәм уздырыла.

Эрзялар кешеләрне урман җәнлекләреннән килеп чыккан дип уйлый. Аеруча аюны зурлыйлар, аннан сәламәтлек сорап махсус гыйбадәтләр уздыралар.

«Балтай»да өч егеткә өрәңге агачы ботакларын «аю туны» итеп кидереп, авыл буйлап «аю юлы» белән үтәләр. Күңел ачып, җырлап-биеп «аюларны» тәм-томнар белән сыйлыйлар һәм бөтен авылны урыйлар. Яхшы сыйласаң – уңыш мул, тормыш имин булуына ышана алар.