Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 октября 2019 12:44

Удмуртлар

Удмуртлар Чырткем! (Исәнме!) Безнең илдә 570 меңнән артык удмурт халкы яши. Шуларның күбесе Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан республикаларында, шулай ук Киров һәм Свердлов өлкәләрендә һәм Пермь төбәгендә яши. Удмуртлар төньяк һәм көньяк удмуртларга бүленә. Удмуртларның телләре фин-угыр (аларны «ар» дип тә атаганнар) телләре группасына карый. Әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка...

Удмуртлар

Чырткем! (Исәнме!)

Безнең илдә 570 меңнән артык удмурт халкы яши. Шуларның күбесе Удмуртия, Мари Эл, Башкортстан республикаларында, шулай ук Киров һәм Свердлов өлкәләрендә һәм Пермь төбәгендә яши. Удмуртлар төньяк һәм көньяк удмуртларга бүленә.

Удмуртларның телләре фин-угыр (аларны «ар» дип тә атаганнар) телләре группасына карый. Әлифбалары рус графикасына нигезләнеп барлыкка килгән. Аларда басым һәрвакыт сүз ахырындагы иҗеккә төшә. Рус һәм удмурт телләрендә сөйләшәләр, диннәре – православие һәм җирле ышанулар. Удмурт өчен Инмара Алласы – изге Алла булып тора. Аның йөзе юк.

Удмуртларның иген уңышы сорап дога кылу бәйрәме «Гырон-Быдтон» борынгыдан килгән матур бәйрәмнәрнең берсе. Удмурт халкы уйлаганча, йолаларны үтәү, догалар кылу аларның югары Аллары – Инмара (Күк), Куазь (Һава) һәм Кылдысинага (Җир хуҗасы) рәхмәтләрне җиткерә. Бәйрәм вакытында халык зур уңыш, бәхет-шатлык сорап табигать кочагында дога кыла. 1 июнь көнне удмуртларның Вось дигән илаһлары «Куала» дип аталган гыйбадәтханәдән болын-кырларга чыгып оча һәм кире 12 июньдә Питрауда кайта дип ышаналар. Әлеге бәйрәмдә бодай боткасы һәм милли тәм-томнар белән сыйланалар. Удмурт халкына гына хас йомырка тәгәрәтү, ераклыкка итек ату, бер аякта баскан килеш көндәшеңне капчык белән бәреп боҗра эченнән чыгару, йомычка җыю кебек үзенчәлекле, берсеннән-берсе кызыклы уеннарда катнашалар. Икенче бәйрәмнәре «Гершид» (ягъни сабан хөрмәтенә аш (ботка). Ә «Гырон-Быдтон» – сөрү эшләрен тәмамлау. Шуңа да ике бәйрәмне бергә үткәрәләр.

«Гырон-Быдтон» берничә көн дәвам итә: яшьләр әйлән-бәйлән уйный, шулай ук ярышлар, атта чабу оештырыла. Ә җиңүчегә бүләк итеп бизәкләп чигелгән сөлгеләр һәм янчыклар бирелә торган булган. Әлеге бүләкләрне кияүдәге хатын-кызлар алдан әзерләгән. Бу көнне туй иткәннәр, яшьләр күмәк күңел ачулар оештырган. Бәйрәм итү мул уңыш сорап дога кылу белән тәмамланган. Әлеге бәйрәмнең беренче көнендә гаилә башлыгы Аллаларга бүләк ясаган. Агач көрәк белән казылган чокырга ватрушка, йомырка (гади яки буялган, яисә йомырка кабыгы) салып, Кылдысына Алласына бүләк ясаган.

Удмурт халкының милли костюмы «айшон» дип аталган баш киеме, көмеш бизәнү әйберләре, төсле комзол һәм кафтаннардан тора.

Хатын-кызның киеменә карап, аның гаилә хәлен билгеләгәннәр. Кияүдә булмаган кызлар ак төстән киенгәннәр. Бавлы удмуртларның баш киемендә яулыктан ясалган зур бантик күрергә мөмкин. Баласы булган хатын-кызлар кызыл төстәге айшон кия.