Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
14 октября 2019 07:24

Ай исемнәрен кем уйлап тапкан?

Сәлам, дустым! Урамда октябрь хакимлек итә. Ок-тябрь... Һ-м-м, кызык: ул ни өчен шулаай аталган икән? Гомумән, ай исемнәрен кем уйлап тапкан? Ай атамаларын уйлап табулары өчен без борынгы римлыларга рәхмәт әйтергә тиешбез. Борынгы рим календаренда айлар борынгы рим аллалары исемнәрен һәм рим саннары атамаларын йөртә. Бу ничек шулай килеп чыккан...

Сәлам, дустым! Урамда октябрь хакимлек итә. Ок-тябрь... Һ-м-м, кызык: ул ни өчен шулаай аталган икән? Гомумән, ай исемнәрен кем уйлап тапкан?

Ай атамаларын уйлап табулары өчен без борынгы римлыларга рәхмәт әйтергә тиешбез. Борынгы рим календаренда айлар борынгы рим аллалары исемнәрен һәм рим саннары атамаларын йөртә. Бу ничек шулай килеп чыккан соң?

Борынгы кешеләр бер ел 304 көннән һәм 10 айдан тора дип санаганнар. Айларны да 1 дән алып 10 га кадәрле латин саннары белән атап чыкканнар: мәсәлән, септем – җиденче, окто – сигезенче, новем – тугызынчы, десем – унынчы айны аңлаткан.

Безнең эрага кадәр 8 гасырда борынгы римлылар, үз алларына булган хөрмәтне күрсәтү өчен, айларга аларның исемнәрен бирә башлаганнар.

Элек елның беренче ае булган март Борынгы Римга нигез салучы алла булып саналган Марс исемен алган. Апрель латин телендәге aperire (ачу) сүзенә нигезләнгән. Борынгы кешеләр бу ай яз башлану, табигатьнең йокыдан уяну, туфрактан беренче үсентеләр тишелеп чыгу вакыты дип санаганнар. Май уңыш алласы Майя хөрмәтенә аталган. Июнь – аналык, ана булу алласы Юнона исемен алган. Июль бөек император Юлий Цезарьның исемен мәңгеләштерү өчен шулай аталган. Август аның дәвамчысы Октавиан Август исемен йөртә. Элек июльдә 31, ә августта бары тик 30 көн генә була. Ике бөек императорны тигезләштерү өчен, римлылар февральдән бер көнне алып августка өсти. Шуңа күрә февраль хәзер – елның иң кыска ае. Калган айлар тәртип буенча дәвам иткән: сентябрь (җиденче ай), октябрь (сигезенче ай), ноябрь (тугызынчы ай), декабрь (унынчы ай).

Безнең эрага кадәр 7 гасырда исә, елны кояш-ай циклы белән тигезләштерү өчен, календарьне үзгәртергә кирәклеге билгеле булган. Шулай итеп тагын ике ай өстәлгән, ел исә 365 көнгә кадәр озайтылган. Гыйнвар (январь) ике йөзе булган Янус исемле алла хөрмәтенә аталган. Борынгы римлылар гыйнвар да, Янус кебек, бер йөзе белән үткәнгә, икенче йөзе белән киләчәккә карап тора дип ышанганнар. Февраль februum дип аталган гөнаһлардан арыну йоласы исемен йөртә.

Гөлнара Хәйдәрова