Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 октября 2019 13:54

Мәгубә Сыртланова

Казанның Идел буе районында Сыртланова урамы бар. Кем соң ул Сыртланова? Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасы (хәзерге Башкортстан Республикасы) Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, телеграфист булып эшли, аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый. 1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабрендә Бөек...

Казанның Идел буе районында Сыртланова урамы бар. Кем соң ул Сыртланова?

Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова 1912 елның 15 июлендә Уфа губернасы (хәзерге Башкортстан Республикасы) Бәләбәй шәһәрендә крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, телеграфист булып эшли, аэроклуб һәм Үзәк планер мәктәбен тәмамлый.

1941 елның июленнән М.Сыртланова Совет армиясендә звено командиры булып санитар авиация отрядында оча. 1942 елның декабрендә Бөек Ватан сугышына китә. М.Сыртланова 1945 елның маена кадәр 780 сугышчан очыш ясый һәм дошманның күп кенә гаскәри көчләрен һәм техникасын юк итә.

М.Сыртланова Ленин, ике Кызыл Байрак, II нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпләгән медальләр белән бүләкләнә. 1946 елның 15 маенда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан соң М.Сыртланова запаска чыга. Казан шәһәрендә яши, заводта эшли. 1971 елның 1 октябрендә вафат була.

Аның исеме Казан һәм Бәләбәй шәһәрләренең урамнарына, Казанның 52 нче мәктәбенә һәм Бәләбәйнең 2 нче мәктәбенә бирелгән. Бәләбәйдә М.Сыртланова музее ачылган, Благовещенск шәһәрендә (Башкортстан) Геройның бюсты куелган.