Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2019 08:04

Чувашлар

Сывă-и! (Исәнме!) Чувашлар – төрки халык, күпләре Чувашия Республикасында төпләнгән. Гомуми халык саны – 1842,3 мең кеше. Россиядә 1776,3 мең чуваш яши, ә Татарстанда 116 мең чуваш исәпләнә. Чуваш теле төрки телләр гаиләсенең болгар төркеменә керә. Чуваш теленә татар, гарәп, мари, рус теленнән күп кенә алынмалар кабул ителгән. Чувашларның күбесе...

Сывă-и! (Исәнме!)

Чувашлар – төрки халык, күпләре Чувашия Республикасында төпләнгән. Гомуми халык саны – 1842,3 мең кеше. Россиядә 1776,3 мең чуваш яши, ә Татарстанда 116 мең чуваш исәпләнә. Чуваш теле төрки телләр гаиләсенең болгар төркеменә керә. Чуваш теленә татар, гарәп, мари, рус теленнән күп кенә алынмалар кабул ителгән. Чувашларның күбесе православие динендә. Араларында мәҗүсиләр дә бар. Тел буенча чувашларны ике төргә бүләләр: вирьял (верховые) һәм анатри (низовые).

Чувашлар элек-электән җир эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бодай, арпа, арыш, җитен, ясмык, тары җитештергәннәр. Хуҗалыкларында матур бизәкле капкалар, каралты-кура белән тоташкан йортлар, бакчаларында кара мунчалар бар.

Чуваш халкы ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына сакчыл карый. Шундый бәйрәмнәрнең берсе Улах. Әти-әниләре өйдә булмаган вакытта кызлар яшьләрне кичке җыенга дәшә. Хуҗабикә дуслары белән түгәрәккә утыра һәм кул эшләре белән шөгыльләнә, ә бу вакытта егетләр аларны күзәтеп, гармунга җырлар җырлый, шул рәвешле күңел ачалар. Башта ук мондый очрашуларның максаты киленнәр эзләү булган.

Икенче милли йола – Çăварни − кыш озату бәйрәме. Бу бәйрәм күңелле, җыр-бию белән үрелеп бара. Кешеләр үтеп баручы кыш символы буларак карачкы киендерәләр. Шулай ук Чувашстанда бу көнне атларны бизиләр, аларны матур чаналарга җигәләр һәм балаларны йөртәләр.

Чувашларда нинди генә тәмле милли ризыклар юк. Хулпу – түгәрәк, күп катламлы, төче камырга пешерелгән пирог. Аның беренче катламы бәрәңге, икенчесе вак итеп туралган ит, өченче катламы шулай ук иттән яки майдан гыйбәрәт.

Пăтă − чувашларның милли боткалары. Аны төрле йола бәйрәмнәренә әзерлиләр. Уңыш мул булсын өчен чувашлар төрле махсус йолалар үткәргән. Анда төп сый булып пăтă саналган. Шулай ук бәйрәм өстәлләренә шăрттан, хуран кукли, тултармăш пешерәләр.

Чуваш милли уеннары бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле. Алар арасында «Уйăхпа хăвел» («Ай белән кояш»), «Çăткăн кайăк тинăсре» – («Диңгездәге ерткыч), «Тили-рам?» («Сезгә кемне?») уеннары бик кызыклы һәм яратып уйналалар.