Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
17 октября 2019 15:50

Һиндстан

Һиндстан Көньяк Азиядә, Һиндстан ярымутравында урнашкан. Әлеге илнең ярлары Һинд океаны сулары белән юыла. Мәйданы – 3 287 263 кв. км. Башкаласы – Яңа Дәһли (Нью-Дели). Индиядә төрле милләт вәкилләрен үз эченә алган 1 миллиард 300 мең кеше яши. Алар 447 телдә һәм 2000 диалектта сөйләшә. Рәсми телләр булып исә һинди...

Һиндстан Көньяк Азиядә, Һиндстан ярымутравында урнашкан. Әлеге илнең ярлары Һинд океаны сулары белән юыла. Мәйданы – 3 287 263 кв. км. Башкаласы – Яңа Дәһли (Нью-Дели).

Индиядә төрле милләт вәкилләрен үз эченә алган 1 миллиард 300 мең кеше яши. Алар 447 телдә һәм 2000 диалектта сөйләшә. Рәсми телләр булып исә һинди һәм инглиз теле санала.

Һиндстан – индуизм, буддизм, сикхизм кебек диннәрнең туган ягы. Шулай да Һиндстанда христиан, ислам дине тарафдарлары да күп.

Сыер – һиндстанлылар өчен изге хайван. Шуңа күрә алар сыер ите ашамый, сыер тотмый. Сыерлар Һиндстанда, кыргый этләр кебек, урам буйлап йөри. Аларны махсус кешеләр ашатып тора.

Һиндстанда ит ашамаучылар – вегетарианнар бик күп.

Һиндстанлыларның иң яраткан спорт төре – чирәмдәге хоккей. Һиндстан – бу спорт төре буенча Олимпия уеннарында иң күп медаль яулаган дәүләт тә әле.

Һиндстанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән 32 объект урнашкан. Алар арасында бөек Таҗ Маһал да бар. Ул – Һиндстанның Агра шәһәрендә урнашкан мәчет-төрбә. Таҗ Маһал бөек Моголлар падишасы Шаһ-Җиһан әмере буенча аның 1629 елда вафат булган сөекле хатыны Мөмтаз Маһал истәлегенә салына. Төзелеш 1632 елда башланып, 1653 елда тәмамлана. Мавзолейны төзүдә 20 меңләп кеше катнаша. Таҗ Маһал – структур комплекс. Бина диварлары ак мәрмәрдән эшләнгән. Мавзолей 75 метр биеклектәге, искиткеч зур гөмбәзле, дүрт почмаклы корылма. 

Һиндстанның дәүләт флагы турыпочмаклык формасында. Ул кызгылт-сары, ак һәм яшел төсләрдәге буйлардан тора. Кызгылт-сары төс батырлыкны, ак төс чисталык белән намусны, яшел төс ышаныч һәм уңышны символлаштыра. Ак буйның үзәгендә сурәтләнгән 24 энәле тәгәрмәч тормышның туктаусыз дәвам итүен аңлата.

Гөлнара Хәйдәрова