Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
18 октября 2019 09:51

Формасыз хоккейчы буламы?

Һәркем бәхетле булу, яраткан эш белән шөгыльләнү турында хыяллана. Тик менә хыялларның чынга ашуына илтә торган юл һәрвакыт туры гына бармый, кайвакыт ураулы сукмаклардан да үтәргә туры килә. Шулвакыт күңелне төшермәскә, бернигә карамый, алга барырга кирәк. Влад кечкенәдән спортка гашыйк була. Башта абыйсына ияреп йөзү белән шөгыльләнә, аннары суга сикерү...

Һәркем бәхетле булу, яраткан эш белән шөгыльләнү турында хыяллана. Тик менә хыялларның чынга ашуына илтә торган юл һәрвакыт туры гына бармый, кайвакыт ураулы сукмаклардан да үтәргә туры килә. Шулвакыт күңелне төшермәскә, бернигә карамый, алга барырга кирәк.

Влад кечкенәдән спортка гашыйк була. Башта абыйсына ияреп йөзү белән шөгыльләнә, аннары суга сикерү спортын үзләштерә. Әти-әниләре белән һәр якшәмбе Мәскәүнең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркындагы шугалакта тимераякта йөрергә өйрәнә.

Владка 11 яшь тулганда, әнисе аны ЦСКА балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә бирә. Тренерлар, балаларны әлеге мәктәпкә кабул иткәндә, аларның артка таба шуа алуына игътибар итәләр. Владислав исә моңа инде күптән өйрәнгән була, шуңа күрә спорт мәктәбенә кабул ителгән 4 кеше арасында аның да исемен атыйлар.

Влад та, хоккей уйнаучы һәр малай кебек, һөҗүмче булырга, каршы як команда капкасына күп итеп шайба кертергә хыяллана. Ләкин спорт мәктәбендә һәр малайга хоккейчы формасы җитми, ә Владның бер дә формасыз уйныйсы килми. Ул вакытта әле команданың капкачысы булмый, ә менә киенү бүлмәсендә голкипер формасы эленеп тора. Шулвакыт Владислав тренер янына килә дә үзен капкачы итеп куюын сорый. Бу бөек капкачы Владислав Третьякның зур җиңүләргә таба ясаган тәүге адымы була.

Фотода: бөек совет хоккейчысы, 3 тапкыр Олимпия уеннары, 10 тапкыр дөнья, 9 тапкыр Европа чемпионы, ХХ гасырның иң яхшы хоккейчысы һ.б. бик күп титуллар иясе, тренер, бүгенге көндә Россия Хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк.

Гөлнара Хәйдәрова