Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
13 августа 2022 19:53

Нәрсә ул йолдыз?

Синең болытсыз аяз төндә караңгы күктә җем-җем иткән якты йолдызларны күргәнең бардыр. Ә син йолдызның нәрсә икәнлеген беләсеңме? Йолдыз газ һәм плазма (газның иң югары температурадагы халәте) тупланмасыннан гыйбарәт. Йолдыз эчендә водород дигән газ гелий дигән газга әверелә. Шул вакытта яктылык һәм җылылык бүленеп чыга. Безнең Галәмдә 100 миллиардка якын...

Синең болытсыз аяз төндә караңгы күктә җем-җем иткән якты йолдызларны күргәнең бардыр. Ә син йолдызның нәрсә икәнлеген беләсеңме?

Йолдыз газ һәм плазма (газның иң югары температурадагы халәте) тупланмасыннан гыйбарәт. Йолдыз эчендә водород дигән газ гелий дигән газга әверелә. Шул вакытта яктылык һәм җылылык бүленеп чыга.

Безнең Галәмдә 100 миллиардка якын галактика бар, аларның һәркайсысында 100 миллиард йолдыз яна. Без исә күктәге йолдызларның 3 меңгә якынын гына күрә алабыз.

Йолдызлар төрле төстә һәм төрле температурада була. Кайнар йолдызлар ак яисә зәңгәр төстә, салкыннары кызгылт-сары яисә кызыл төстә була.

Кояш та – йолдыз, югары температуралы иң кайнар йолдыз. Йолдызлар мәңгелек түгел, алар сүнәргә һәм юкка чыгарга мөмкин. Йолдыз кечерәк булса, ул тизрәк сүнә.

Это означает, что ее свет достигает Земли за 4.2 года. Используя самые быстрые космические корабли потребуется около 75000 лет, чтобы долететь до неё.

Гөлнара Хәйдәрова