Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
23 октября 2019 20:19

Батыршин урамы

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары аша Батыршин урамы уза. Ул кем хөрмәтенә шулай аталаган икән соң? Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914–1947) – татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое. 1914 елның 1 гыйнварында Украинаның Голубовка бистәсендә туа. Аның балачагы Донбасста үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, шахтада эшли. 1931 елда Казанга килеп, «Пишмаш»...

Казанның Киров һәм Мәскәү районнары аша Батыршин урамы уза. Ул кем хөрмәтенә шулай аталаган икән соң?

Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы (1914–1947) – татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое. 1914 елның 1 гыйнварында Украинаның Голубовка бистәсендә туа. Аның балачагы Донбасста үтә. Урта мәктәпне тәмамлагач, шахтада эшли. 1931 елда Казанга килеп, «Пишмаш» заводы төзелешендә эшли. Бераздан Лисичанск шәһәренә китеп, тау-сәнәгать техникумын тәмамлый. 1934 елда армиягә китә.

1938 елда Батыршин Хәсән күле янындагы сугышларда катнаша. Ул монда зур батырлык кыла: яраланган килеш дошман пулялары астыннан каты яраланган командирын алып чыга. Моның өчен Гыйльфан Батыршинга Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Батыршин Бөек Ватан Сугышында да катнаша. Чик буе гаскәрләрендә сугыша. Майор Батыршин Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм күпләгән медальләр белән бүләкләнә.

Гөлнара Хәйдәрова