Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 октября 2019 16:44

Иң кечкенә дәүләт

Ватикан – дөньядагы иң кечкенә ил. Аның мәйданы – нибары 44 гектар. Шуңа да карамастан, аның үз почта маркалары, паспорт һәм машина номерлары, ә шулай ук флагы һәм гимны бар. Ватикан – анклав-дәүләт, ягъни ул башка ил эчендә урнашкан. Ватикан исә Италиянең башкаласы Рим эчендә тора. Ватикан халкының 95 проценты...

Ватикан – дөньядагы иң кечкенә ил. Аның мәйданы – нибары 44 гектар. Шуңа да карамастан, аның үз почта маркалары, паспорт һәм машина номерлары, ә шулай ук флагы һәм гимны бар.

Ватикан – анклав-дәүләт, ягъни ул башка ил эчендә урнашкан. Ватикан исә Италиянең башкаласы Рим эчендә тора.

Ватикан халкының 95 проценты – ир-егетләр. Барлыгы бу илдә 840 кеше яши.

Ватиканда яшәүчеләр алман, итальян һәм француз телләрендә сөйләшә. Бөтен рәсми документлар исә латин телендә язылган.

Ватиканның футбол буенча үзенең җыелма командасы бар.

Ватиканның бер аэропорты да юк. Аның бары тик бер вертолёт мәйданчыгы һәм 852 метрлы тимер юлы бар.

Ватикан – дини дәүләт. Халкы католицизм динен тота. Аннан да бигрәк, бу илдә бөтен католикларның рухи лидерлары – Рим Папасы яши.

Бу дәүләт бөтендөнья католиклары иганәсенә һәм туризм хисабына тереклек итә.

Ватиканда 100 процент белемле халык яши.

Ватикан флагы квадрат формасында. Ул сары һәм ак төстәге ике турыпочмаклыкка бүленгән. Ак турыпочмаклык эчендә бер-берсенә аркылы куелган алтын һәм көмеш ачкычлар сурәтләнгән. Ачкычлар өстенә Папа тиарасы ясалган. Ак һәм сары төс, алтын һәм көмеш ачкычлар Җир һәм Күк тормышы ишекләреннән ачкычларны символлаштыра.

Гөлнара Хәйдәрова