Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 октября 2019 16:45

Нәни даһи

Вольфганг Амадей Моцартка, бөек композитор булу өчен, сикәлтәле сукмаклардан узарга туры килми – бу малай инде кечкенәдән бик музыкаль бала була. Башта аның музыкальлеге уен вакытында сизелә: теләсә кайсы уенны малай җырлар белән тулыландыра. Вольфганга өч яшь тулгач, аның апасы Анна Мариягә клавесин бүләк итәләр. Вольфгангның да бу уен коралында...

Вольфганг Амадей Моцартка, бөек композитор булу өчен, сикәлтәле сукмаклардан узарга туры килми – бу малай инде кечкенәдән бик музыкаль бала була. Башта аның музыкальлеге уен вакытында сизелә: теләсә кайсы уенны малай җырлар белән тулыландыра. Вольфганга өч яшь тулгач, аның апасы Анна Мариягә клавесин бүләк итәләр. Вольфгангның да бу уен коралында уйнап карыйсы килә. Беренче дәрестән соң малай клавесин яныннан китмәс була.

Нәни Вольфганг белән башта кызык өчен генә шөгыльләнәләр, аннары малайның чыннан да клавесинда уйнарга өйрәнүен күреп шаккаталар. Бервакыт әти-әниләре 4 яшьлек улларының нота дәфтәренә ниндидер тамгалар төшереп утырганын күрәләр. Малай: «Мин клавесин өчен көй язам», – ди. Олылар моңа башта көлеп карыйлар, ә ноталарга күз салгач, шаккаталар. Көй музыкаль яктан дөп-дөрес итеп язылган була. Тик ул шулкадәр катлаулы була ки, аны башыннан ахырына кадәр уйнап чыга алмыйлар.

Тагын ике елдан нәни даһи беренче тапкыр Европа буйлап сәяхәт итәргә китә. Аның клавесинда уйнавы йөзләгән, меңләгән тамашачыны таң калдыра. Ләкин ул барыбер бала булудан туктамый. Еш кына тәнәфес вакытында песи белән уйнап ала яисә әтисенең кул таягына атланып йөгереп йөри торган була.

Гөлнара Хәйдәрова