Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
30 октября 2019 08:49

Кешенең якын дусты

Сәлам, дустым! Синең этләрне күргәнең дә, алар белән хәтта уйнап караганың да бардыр. Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм аны теләсә кайда очратып була. Бу язмада исә без этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга тукталырбыз. Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы...

Сәлам, дустым! Синең этләрне күргәнең дә, алар белән хәтта уйнап караганың да бардыр. Чыннан да, эт – кешенең якын дусты һәм аны теләсә кайда очратып була. Бу язмада исә без этләр турында киң билгеле булмаган кызыклы фактларга тукталырбыз.

Этләр 250 команданы истә калдырырга мөмкин. Аларның акыл үсеше 2-3 яшьлек баланыкы белән тәңгәл.

Этнең колагы ультратавыш кебек кеше колагы ишетә алмаслык авазларны да ишетә ала.

Этнең борыны һәрчак юеш була. Бу аңа иснең кайсыяктан килүен төгәл билгеләү өчен кирәк.

Су эчкәндә, эт телен әйләндереп куелган кашык формасында тота.

Зур этнең 42 теше, ә нәни көчекнең 28 теше бар.

Этнең йөрәге, кенеке сыман, минутына 60-100 тапкыр тибә. Ә менә көчекнеке тизрәк: 100-140 тапкыр.

Этнең колагы кешенекенә караганда 10 тапкыр яхшырак ишетә.

Этләр төсләрне аермый. Ә сукыр кешеләрне йөртүче эт аны ничек итеп юл аркылы чыгара дисеңме? Бу вакытта ул светофорда алышынучы төсләргә түгел, ә машиналар һәм кешеләр хәрәкәтенә игътибар итә.

Этнең күз кабаклары өчәү: өске, аскы һәм кырыйдагы күз кабаклары.

Теле ярдәмендә эт организмын кирәкле температурада тота ала. Бик эссе булганда, эт телен чыгара һәм шулай итеп «суына».

Кешенең 9 мең тәм сизү рецепторы бар, ә этнеке бары 1700 генә. Бәлки шуңа күрә этләр ризыкка бик нәзберек түгелдер.

Эт үзенең хуҗасын көтү башлыгы итеп кабул итә һәм аны берсүзсез тыңларга тырыша.

Эт үзен кочаклаганны яратмый, аны буйсындырырга телиләр дип уйлый.

Дөньядагы иң тиз эт – инглиз бурзае грейхаунд. 1994 елда Стар Тайтл исемле грейхаунд 1 сәгать эчендә 67 км 320 метр ара үткән. Бүгенге көнгә кадәр бер этнең дә бу рекордны кабатлаганы юк.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com