Кунак булсаң, тыйнак бул

Кунакта үзеңне тыныч тотарга тырыш: шаулама, йөгермә. Хәрәкәтле уеннарны син өйдә дә уйный аласың бит!

Хуҗалар йортының сиңа ошамаган яклары булса, бу турыда кычкырып әйтергә ярамый.

Киштәләрдә, өстәлдә торган әйберләрне алма. Кызыксынып китеп, бик тә карыйсың килә икән, олылардан рөхсәт сора.

Үзең башлап ашарга яисә чәй эчәргә сорама.

Киткәндә, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, алар белән саубуллашырга онытма.

Кунак булсаң, тыйнак бул, дустым. Шулвакытта син һәркайда да кадерле кунак булырсың.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»