Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
07 ноября 2019 10:38

Карнаваллар иле

Бразилия – Көньяк Америкадагы иң зур дәүләт. Мәйданы – 8 515 767 кв. км. Башкаласы – Бразилиа. Бразилиядәге иң билгеле шәһәрләр – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу. Рио-де-Жанейродагы Гөнаһларны кичерүче Гайсә (Христос Искупитель) сыны әлеге шәһәрнең генә түгел, ә бөтен Бразилиянең символы булып тора. Сан-Паулу исә – Көньяк Америкадагы иң күп кешеле шәһәр....

Бразилия Көньяк Америкадагы иң зур дәүләт. Мәйданы – 8 515 767 кв. км. Башкаласы – Бразилиа.

Бразилиядәге иң билгеле шәһәрләр – Рио-де-Жанейро һәм Сан-Паулу. Рио-де-Жанейродагы Гөнаһларны кичерүче Гайсә (Христос Искупитель) сыны әлеге шәһәрнең генә түгел, ә бөтен Бразилиянең символы булып тора. Сан-Паулу исә – Көньяк Америкадагы иң күп кешеле шәһәр. Анда 20 миллион бразилияле яши.

Төньяктан һәм көнчыгыштан Бразилиянең ярлары Атлантик океан сулары белән юыла. Бу илдә елгалар бик күп, ләкин бары тик Амазонка елгасы гына мул сулы һәм кораблар, теплоход, пароходлар йөрү өчен яраклы сулык булып санала. Калган елгалар ел әйләнәсендә саегырга да мөмкин.

Бразилиядә ел әйләнәсе җәй хакимлек итә, кыш булмый, һәм кар да яумый. Шуңа күрә бу илнең агачлары да мәңге яшел. Агач запаслары буенча Браазилия дөньяда беренче урын алып тора.

Бразилиянең хайваннар дөньясы да искиткеч бар. Маймылларның да монда 77 төре яши!

Бразилия – дөньядагы иң эре шикәр җитештерүче, шулай ук төрле җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр сатучы ил.

Бразилияләр бераз үзгәртелгән португал телендә сөйләшә, чөнки бу илне ачучы һәм монда килеп урнашучы беренче европалылар нәкъ менә португалиялеләр булган.

Браазилиядәге иң популяр спорт төре, әлбәттә, футбол! Бразилия җыелма командасы 5 тапкыр дөнья чемпионы булган.

Бразилиядә яңа үзенчәлекле көрәш төре – капоэйра формалашкан. Ул көрәш белән бию кушылмасы булып тора.

Бразилия – җыр, бию, матур киемнәр катнашмасы булган карнаваллар иле. Бразилия карнавалларын бер тапкыр күргән кеше бу илгә гомергә гашыйк булачак!

Бразилиянең флагы яшел турыпочмаклык формасында. Аңа сары төстәге ромб ясалган. Ромб эчендә – 27 йолдызы булган зәңгәр сфера. Сфераның уртасында  «Ordem e Progresso» (Тәртип һәм прогресс) дигән язу. Яшел төс әлеге илнең мәңге яшел табигатен, сары төс – күпләгән алтын приискаларын символаштыра. Зәңгәр сфера – Җир шарын, ә 27 йолдыз Бразилиянең 26 штатын һәм 1 федератив округын гәүдәләндерә. Тәртип һәм прогресс исә – бразилиялеләрнең девизы һәм бәхеткә ирешү юллары.

Гөлнара Хәйдәрова