Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 12:22

Фломастер

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без карандашның тарихы, төрләре турында сөйләшкән идек. Ә бүген исә без фломастерның тарихына күз салырбыз. Фломастерга охшаган иң борынгы язу әсбабы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Тутанхамон исемле фараонның каберлеге казылмаларында археологлар бакырдан ясалган карандашсыман әсбаб табалар. Аның эченә кара сеңдерелгән таякчык куелган була....

Сәлам, дустым! «Беләсем килә!» сәхифәсенең алдагы язмаларында без карандашның тарихы, төрләре турында сөйләшкән идек. Ә бүген исә без фломастерның тарихына күз салырбыз.

Фломастерга охшаган иң борынгы язу әсбабы Борынгы Мисырда барлыкка килә. Тутанхамон исемле фараонның каберлеге казылмаларында археологлар бакырдан ясалган карандашсыман әсбаб табалар. Аның эченә кара сеңдерелгән таякчык куелган була.

Озак вакытлар фломастер ясау идеясе беркем тарафыннан да кулланылмый, бары тик 1942 елда гына япон милләтеннән булган Юкио Хори мисырлыларның бакыр карандашына охшаган әсбаб ясый. Таякчыктан кара агып чыкмасын өчен, ул аның очына махсус очлык куя.

Европадагы беренче фломастер 1960 елда Германиядә барлыкка килә. Аның очлыгы прессланган киездән ясалган була. Шул вакытта Япониядә очлыгы фетрдан ясалган фломастерлар ясый башлыйлар.

«Фломастер» сүзе каян килеп чыккан соң? Моның сере бик гади: фломастерлар өчен кара ясаган беренче фирма шулай аталган була. Инглиз теленнән «флоу» сүзе «агарга» дип тәрҗемә ителә.

Фломастерның төзелеше бик гади: пластиктан ясалган корпус, фетрдан ясалган очлык һәм корпус эчендә урнашкан эре күзәнәкле стержень. Аңа билгеле бер төстәге кара сеңдерелгән була.

Бүгенге көндә фломастерлар бик популяр. Аларны олылар да, нәниләр дә бик яратып куллана. 72 төстәге, вакыт үтү белән төсен үзгәртә торган, текстильгә ясау өчен эшләнгән фломастерлар да бар.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com