Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
11 ноября 2019 13:34

Син бүләкне дөрес итеп кабул итә беләсеңме?

Сәлам, дустым! Әйт әле, син бүләк алырга яратасыңмы? «Ничек яратмыйм инде?» дисеңме? Шулай. Әле ул бүләк син теләгән, син көткән нәрсә дә булса... Ә булмаса? Бүләкне ничек итеп кабул итеп алырга кирәк соң? Бу хакта этикет кагыйдәләре нәрсә сөйли? Бүләкне шундук, бүләк биргән кеше янында ачып карарга кирәк. Чәчәкләр бүләк...

Сәлам, дустым! Әйт әле, син бүләк алырга яратасыңмы? «Ничек яратмыйм инде?» дисеңме? Шулай. Әле ул бүләк син теләгән, син көткән нәрсә дә булса... Ә булмаса? Бүләкне ничек итеп кабул итеп алырга кирәк соң? Бу хакта этикет кагыйдәләре нәрсә сөйли?

Бүләкне шундук, бүләк биргән кеше янында ачып карарга кирәк.

Чәчәкләр бүләк итсәләр, аларны, кәгазьдән алып, суга утырту дөрес булыр.

Бүләк бирүчегә чын күңелдән рәхмәт әйтә бел. Ул, бүләк биреп, синең күңелеңне күрергә теләгән, сиңа рәхәт булсын дип тырышкан бит.  Син дә аны шатлануың, рәхмәтең белән куандыр.

Әгәр дә бүләк ниндидер сәбәпләр аркасында сиңа ошамаса, беркайчан да бу турыда бүләк бирүчегә әйтә күрмә.

Кунаклар алдында бирелгән бүләкләрне чагыштырырга, аларга «бусы ошады, бусы ошамады» дип бәя бирергә ярамый. Син бу гамәлең белән кунакларыңны үпкәләтергә мөмкинсең.

Беркайчан да бүләкнең бәясе белән кызыксынма.

Сиңа матур шигырь яисә гадәти булмаган котлау белән открытка бүләк иткәннәр икән, аны барлык кунаклар янында кычкырып укып, бүләк бирүчегә рәхмәт белдерү дә урынлы булыр.

Кунакларның икесе, кайвакыт хәтта өчесе (алай булырга да мөмкин) сиңа бер үк төрле бүләк биргән икән, аларга бу турыда кычкырып әйтеп, күңелләрен төшермә.

Этикет кагыйдәләре буенча, күчтәнәчкә китерелгән баллы ризыкларны, бүлеп, бәйрәм табынына чыгару дөрес. Шуңа күрә «тәмле» бүләкләр белән дусларыңны сыйларга онытма.

Һәм иң мөһиме: бүләк бирүчеләргә якты йөзеңне, тәмле сүзеңне кызганма! Кунак ашы кара-каршы, дигән бит халкыбыз. Синең үзеңнең дә аларга кунакка барасың, бүләк бирүче ролендә буласың бар бит.

 Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com