Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 ноября 2019 10:26

Корольләр уены

Сәлам, дустым! Синең теннис дигән уен турында ишеткәнең, теннис матчларын караганың бардыр. Бәлки, син теннис түгәрәгенә йөрисеңдер? Алайса, бу язма синең өчен! Теннис ул – спорт уены. «Теннис» сүзе француз теленнән алынган. «Тене» (tenez) сүзе «тотыгыз, алыгыз» дигәнне аңлата. Тенниска охшаган уен турында беренче мәгълүматлар Борынгы Рим һәм Борынгы Мисыр...

Сәлам, дустым! Синең теннис дигән уен турында ишеткәнең, теннис матчларын караганың бардыр. Бәлки, син теннис түгәрәгенә йөрисеңдер? Алайса, бу язма синең өчен!

Теннис ул – спорт уены. «Теннис» сүзе француз теленнән алынган. «Тене» (tenez) сүзе «тотыгыз, алыгыз» дигәнне аңлата.

Тенниска охшаган уен турында беренче мәгълүматлар Борынгы Рим һәм Борынгы Мисыр турындагы тарих китапларында очрый. Бу уенның кайчан һәм кайда барлыкка килүе төгәл билгеле түгел.

Ә менә Франциядә тенниска охшаган уен XIII гасырда барлыкка килгән. Бу вакытта әле ракетка булмаган. Тупны чөеп җибәргәч, аңа уч төбе белән сукканнар. Шуңа күрә дә бу уен «же де пом» (уч төбе белән уйнау) дип аталган.

Элек кечкенә тупны тукыма кисәкләреннән яисә ат кылыннан ясаганнар. Соңрак аны күн яисә йон белән әйләндереп алганнар. Шуңа күрә уенчылар да кулларына күн перчатка кия торган булганнар.

Вакытлар үтү белән, тупка уч төбе белән түгел, ә юан таяк белән суга башлаганнар. XVI гасырда исә беренче ракеткалар барлыкка килгән.

Тора-бара уен популярлашып киткән һәм Англиягә дә үтеп кергән. Монда ул «теннис» дип атала башлаган.

Бу вакытларда теннисны бары тик акчага гына уйнаганнар. Шуңа күрә ул «байлар уены» дип аталган. Корольләр һәм вельможалар бик зур суммада акчалар ота яки оттыра алган.

Кагыйдә буларак, иң зур приз булып “корона” дип аталган эре тимер акча (бәясе 60 су) саналган. Ул бәясе 15 су булган 4 тимер акчага алыштырылган. Геймның бер подачасын (тупны атып уенга кертү) откан теннисчы 15 су белән бүләкләнгән. Теннис уенының 15 очколы системасы да шуннан килеп чыккан: 15, 30, 45, 60.

Теннис уенында җиңү яулаган спортчыларны акча белән бүләкләми башлагач, 45 очко 40 очкога үзгәрә.

1874 елда инглиз майоры Уолтер Уиннгфилд, теннисның кагыйдәләрен гомумиләштереп, яңа уен уйлап чыгара һәм аңа «сферистина» дигән исем бирә. Бу уенда ирләр дә, хатын-кызлар да, зурлар да, балалар да, байлар да, ярлылар да катнаша ала.

Бер елдан әлеге уенның кагыйдәләренә янә беркадәр үзгәреш кертелә. Хәзер уенны бина эчендә түгел, ачык һавада чирәмдә уйный башлыйлар. Шуңа күрә дә ул «лаун-теннис» (чирәмдәге теннис) дип атала.

Вакытлар үтү белән, махсус мәйданчыклар – кортлар – төзелә. Һәм әлеге уенны бина эчендә дә, ачык һавада да уйнау мөмкинлеге туа. «Лаун-теннис» атамасының «лаун» элементы төшеп кала, һәм уен «теннис» дип кенә атала башлый.

Беренче официаль матч 1877 елда Англиянең Уимблдон шәһәрендә уза.

Тора-бара теннис популяр спорт төренә әйләнә, аның кагыйдәләре камилләшә, теннис уйнарга өйрәтә торган махсус түгәрәкләр, секцияләр ачыла. 1896 елда Грециянең Афина шәһәрендә беренче Олимпия уеннары үткәрелә. Әлеге Олимпия уеннарының программасына нибары 12 спорт төре кертелә. Алар арасында теннис та була. Бу инде үз чиратында теннисның ул вакытларда ук никадәр популяр спорт төре булганлыгын тагын бер кат дәлилли.

Олимпия уеннарыннан соң теннис башка илләргә дә тарала. Россиягә ул 1890 елларда үтеп керә. Илебездә теннисны башта Санкт-Петербургта уйный башлыйлар. Соңрак әлеге спорт төре Мәскәүдә һәм Казанда популярлаша һәм күпләрнең яраткан уенына әверелә.

Текст: Гөлнара Хәйдәрова

Фото: pixabay.com