Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
12 ноября 2019 14:34

Симптомнарсыз тән температурасы күтәрелү

Балага салкын тигәндә, ул йөткергәндә, борыны тыгылганда, тән температурасы күтәрелү – табигый күренеш. Ә менә югары температурадан башка бернинди симптомнар булмаса, күп кенә әти-әни куркуга төшә һәм нәрсә эшләргә белми. Балалар табибы Евгений Комаровский бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итә икән? Башка симптомнарсыз гына температура нинди сәбәпләр аркасында күтәрелә соң?...

Балага салкын тигәндә, ул йөткергәндә, борыны тыгылганда, тән температурасы күтәрелү – табигый күренеш. Ә менә югары температурадан башка бернинди симптомнар булмаса, күп кенә әти-әни куркуга төшә һәм нәрсә эшләргә белми. Балалар табибы Евгений Комаровский бу очракта нәрсә эшләргә киңәш итә икән? Башка симптомнарсыз гына температура нинди сәбәпләр аркасында күтәрелә соң?

Температура күтәрелү төрле балага төрлечә тәэсир итәргә мөмкин. Кемдер, температурасы 39°С ка җиткәндә дә, үзен гадәттәгечә тотарга, йөгереп, уйнап йөрергә, икенче берәү 37,5 та да хәлсезләнеп, киреләнеп, елап, үзенең начар кәефен күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә барлык очракларда да температураны кайчан төшерергә, ә кайчан төшермәскә дигән киңәшләрне бирергә ярамый. Шулай да һәр очракта да күп итеп сыеклык (су, компот, морс) эчерү һәм бүлмәнең дөрес температурасын (16–18 °С) һәм дымлылыгын тәэмин итү баланың хәлен җиңеләйтер.

Тән температурасының башка симптомнарсыз күтәрелүенә килгәндә, доктор Комаровский алдагы сәбәпләрне билгели:

1. Кирәгеннән артык җылыну

Яңа туган бала тәненең терморегуляциясе әле кирәгенчә формалашып бетмәгән була, бу 4­–5 яшькә кадәр дәвам итәргә дә мөмкин. Шуңа күрә бала җәй көне озак вакыт кояш астында йөрсә, ә яисә кышкы киемнән җылы бинага кереп, анда озаграк торса, аның тән температурасы 39°С ка күтәрелергә мөмкин. Бу очракта балага табигый тукымадан тегелгән кием кидертеп, аны салкынча, җилләтелгән бүлмәгә кертү, сыеклык (ул салкын булмаска тиеш!) эчертү ярдәм итәр. Баланың тән температурасы 1 сәгатьтән соң нормага керер.

2. Теш чыгу

Баланың теш казналары шешеп, кызарып торса, ул еласа, ашаудан баш тартса, тән температурасы 38°С ка күтәрелсә, тиздән аңа теш чыгуы ихтимал. Аның халәтен авыртуны баса торган препаратлар белән җиңеләйтеп була. Тагын шунысын да истә тотыгыз: теш чыкканда, температура 3 көннән дә артыграк булмый.

3. Вакцинация

Кайбер балаларның привика ясатканнан соң температурасы 38,5°С ка күтәрелергә мөмкин, ләкин ул күп дигәндә 3 көннән соң нормальләшә.

4. Вируслы инфекция

Вируслы инфекциянең беренче симптомы – югары температура. Томау төшү, йөткерү, тамак кызаруы кебек симптомнар 3 нче көнгә генә барлыкка килә. Кичекмәстән табиб чакыртыгыз. Мөстәкыйль дәвалану белән шөгыльләнмәгез! Антибиотикларның да вируслы авыруларга каршы яраксыз булуын онытмагыз.

5. Бактериаль инфекция

Бактериаль инфекция вакытында өстәмә симптомнар температура күтәрелгәннең 2-3 нче көнендә барлыкка килә. Теипература 38,5°С тан артмаса, аны төшерергә кирәк түгел: организм үзе, көрәшеп, инфекцияне җиңәчәк.

Тагын температура күтәрелүенә китерә торган авырулар рәтенә йөрәкнең тумыштан зәгыйфьлеген, аллергик реакцияне, тире яисә лайлалы катламдагы ялкынсынулы яраларны кертергә мөмкин.

Температура күтәрелүенең сәбәбе билгеле булмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм кан анализын бирергә кирәк.

Гөлнара Хәйдәрова әзерләде.