Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
15 ноября 2019 19:59

Рихард Зорге

Казан шәһәренең Совет һәм Идел буе районнарында Рихард Зорге урамы бар. Рихард Зорге (1895–1944) – Икенче бөтендөнья сугышы чоры совет разведчигы, Япониядә совет разведкасы резиденты, Советлар Союзы Герое (1964 ел, үлгәннән соң). Рихард Зорге 1895 елның 4 октябрендә Бакуда туа. Берлинда реаль училищеда укый, аны 1915 елда экстерн белән тәмамлый....

Казан шәһәренең Совет һәм Идел буе районнарында Рихард Зорге урамы бар.

Рихард Зорге (18951944) – Икенче бөтендөнья сугышы чоры совет разведчигы, Япониядә совет разведкасы резиденты, Советлар Союзы Герое (1964 ел, үлгәннән соң).

Рихард Зорге 1895 елның 4 октябрендә Бакуда туа. Берлинда реаль училищеда укый, аны 1915 елда экстерн белән тәмамлый.

1924 елда Зорге Мәскәүгә китә һәм Совет гражданлыгын кабул итә. Биш елдан ул совет хәрби разведкасы җитәкчесе Ян Берзин белән таныша һәм чит илдә разведчик вазыйфасын башкара башлый.

Сугыш башланыр алдыннан Рихард Зорге Токиодагы Германия илчелегендә пресс-атташе була. Тирән белемле, зыялы, чит телләрне яхшы белгән Зорге алман даирәсендә файдалы элемтәләр урнаштыра.

Рихард Зорге Япониядә фашистларга каршы разведка оешмасын төзи, һәм Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан һәм сугышның беренче көннәрендә Германия белән Япониянең планнары турында мөһим мәгълүматлар туплый. Моның нәтиҗәсендә Советлар Союзы Вермахт планнары турында мөһим мәгълүмат ала.

Зорге Япония белән СССР арасындагы сугышны булдырмаска тырыша. 1941 елның көзендә Зорге Япониянең СССРга каршы сугышка кермәячәген, ә Тын океанда АКШка каршы сугышачагын хәбәр итә.

1941 елның 18 октябрендә Рихард Зорге һәм аның ярдәмчеләре Япония хакимияте тарафыннан кулга алына. 1943 елның сентябрендә Зорге үлем җәзасына хөкем ителә һәм 1944 елның 7 ноябрендә Токионың «Сугамо» төрмәсендә җәзалап үтерелә.

1964 елда Рихард Зоргига Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Гөлнара Хәйдәрова