Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
21 ноября 2019 08:02

Якын дустың белән талашсаң – нишләргә?

Сәлам, дустым! Кош канатлары белән, ә кеше дуслары белән көчле, дигән халкыбыз. Чыннан да, дуслыкны бернинди матди байлык та, дан-дәрәҗә дә алыштыра алмый. Ә көннәрдән бер көнне якын дустың белән талашсаң – нишләргә? Гаепле булсаң, ничек гафу үтенергә, ерагайган араларны ничек якынайтырга? Бу язмада без синең белән бергәләп шушы сорауларга...

Сәлам, дустым! Кош канатлары белән, ә кеше дуслары белән көчле, дигән халкыбыз. Чыннан да, дуслыкны бернинди матди байлык та, дан-дәрәҗә дә алыштыра алмый. Ә көннәрдән бер көнне якын дустың белән талашсаң – нишләргә? Гаепле булсаң, ничек гафу үтенергә, ерагайган араларны ничек якынайтырга? Бу язмада без синең белән бергәләп шушы сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

Иң беренче чиратта, сабыр бул. Дустың белән ни өчен сүзгә килгәнлегең турынада уйла, бәхәснең нинди сәбәпләр аркасында килеп чыкканлыгын аңларга тырыш.

Һәр кешенең уңай һәм тискәре сыйфатлары, үз-үзен тоту тәртибе, кызыксынулар даирәсе бар. Һәм син, мөгаен, үзеңә охшаган, күңелеңә якын нәрсәләр белән кызыксынган кыз яисә малайны дус итеп сайлагансыңдыр. Ә мондый уртак сыйфатларга нигезләнгән дуслык төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле.

Беренчедән, гади бәхәсне, зур конфликтка җиткермичә, вакытында хәл итеп кара. Тынычлан. Үзеңнең ни өчен үпкәләгәнеңне һәм дустыңның ни өчен ачуланганын аңларга тырыш.

Икенчедән, дустың белән яңадан дуслашу өчен, аның хис-тойгыларын күз алдыңа китерергә тырыш, аның урынына басып кара. Бәлки шул вакытта син аның ни өчен шулай эшләгәнлеген аңларсың.

Бәхәсләшкәндә, иң якын дуслар да бер-берсенә бик күп начар сүзләр әйтергә мөмкин. Бу вакытта беренче булып гафу үтенү бик зур батырлык сорый. Тик син курыкма: беренче булып сүз башлау, гафу үтенү синең җебегән, куркак булуыңны түгел, ә киресенчә бу дуслыкның синең өчен бик кадерле булуын күрсәтә. Тагын шунсын исеңдә тот: тимерне кызуында сугарга кирәк. Талашудан соң вакыт күбрәк үткән саен, дуслашуы да авыррак була.

Дуслыгыгыз кара-каршы, ике яклы булса, бәлки дустың үзе беренче булып сүз башлар, яныңа килер яисә шалтыратыр. Шулвакыт син дә аны кире какма, кичерергә тырыш. Ихлас бул, бу дуслыкның синең өчен дә бик кадерле булуын әйтергә курыкма.

Дустың белән талашу ул – дуслыгыгызның чынмы-юкмы икәнен тикшерү өчен менә дигән сәбәп. Бәхәсләрне, каршылыкларны җиңеп чыккан мондый дуслык күп вакытта гомерлек була, һәм һәркайсыгызда сабырлык, батырлык, шәфкатьлелек һәм хөрмәт итү кебек уңай сыйфатлар тәрбияли.

Ә мин сиңа чын, тугры дуслар телим, укучым! Дус булуга ни җитә...