Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 ноября 2019 15:35

Евразия

«Евразия» сүзе «Европа» һәм «Азия» сүзләре кушылмасыннан килеп чыккан. Чыннан да, бу материк ике континентны үз эченә алып тора. Евразия – Җир шарындагы иң зур материк. Аның мәйданы – 54, 759 миллион кв. км, бу бөтен коры җирнең 36 процентын хасил итә. Евразиянең рельефы төрле-төрле. Монда биек таулар да, киң...

«Евразия» сүзе «Европа» һәм «Азия» сүзләре кушылмасыннан килеп чыккан. Чыннан да, бу материк ике континентны үз эченә алып тора.

Евразия – Җир шарындагы иң зур материк. Аның мәйданы – 54, 759 миллион кв. км, бу бөтен коры җирнең 36 процентын хасил итә.

Евразиянең рельефы төрле-төрле. Монда биек таулар да, киң тигезлекләрдә, түбәнлекләр дә бар. Дөньяның иң биек ноктасы булып саналган Джомолунгма (Эверест) нәкъ менә Евразиядә урнашкан. Шулай ук бу материкта актив вулканнар да бар. Алар Исландия, Камчатка, Урта диңгез буенда урнашкан.

Евразиядә төрле климат хакимлек итә. Монда салкын кырыс һава торышын да, уртача климатны да, дымлы диңгез һавасын да, эссе тропик һәм субтропик поясларны да очратырга мөмкин.

Евразия сулыкларга искиткеч бай булуы белән аерылып тора. Монда җир өстендәге елга, күлләр, диңгезләр дә, җир асты чыганаклары да бар. Океаннарны су белән тәэмин итүче мул сулы Янцзы, Обь, Хуанхе, Меконг, Амур елгалары шундыйлардан. Җирдәге иң зур күл булып саналган Каспий диңгезе, иң тирән Байкал күле дә Евразиядә урнашкан.

Евразия территориясендә 92 мөстәкыйль дәүләт бар. Дөньяның иң зур иле – Россия дә бу материкта урнашкан. Евразия территориясендә төрле телдә сөйләшүче, төрле диннәргә ышанучы 5 миллиардтан күбрәк кеше яши. Алар Җир шарында яшәүчеләрнең 70 процентын тәшкил итә.

Төрле климатик зоналарга крааганлыктан, Евразиядәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы да искеиткеч бай. Материкта өрледән-төрле кошлар да, имезүче, сөйрәлүче хайваннар да, бөҗәкләр дә яши. Иң билгелеләрдән көрән аюны, төлке, бүре, куян, болан, поши, тиенне әйтеп үтәргә мөмкин. Үсемлекләргә килгәндә, материкта яфраклы, ылыслы һәм катнаш урмааннар җәелеп ята. Тундра, тайга, ярымчүл һәм чүлләр очрый. Иң еш очрый торган агачлар рәтендә – каен, имән, корыч-агач, тирәк, кәстәнә, юкә һ.б. төньякта табигать ярлырак, монда мүк һәм лишайникларны гына очратырга мөмкин. Ә көньякка барган саен, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы төрлеләнә һәм байый бара.

Гөлнара Хәйдәрова