Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
26 ноября 2019 15:37

Африка

Африка материгы зурлыгы буенча икенче урында тора, һәм аның мәйданы 30, 3 миллион кв. км тәшкил итә, бу коры җир территориясенең 22 процентына тигез. Әлеге материк төньяктан Урта диңгез, төньяк-көнчыгыштан Кызыл диңгез, көнбатыштан Атлантик океан һәм көнчыгыштан һәм көньяктан Һинд океаны сулары белән юыла. Африканың рельефы нигездә тигезлекләрдән тора. Шулай...

Африка материгы зурлыгы буенча икенче урында тора, һәм аның мәйданы 30, 3 миллион кв. км тәшкил итә, бу коры җир территориясенең 22 процентына тигез. Әлеге материк төньяктан Урта диңгез, төньяк-көнчыгыштан Кызыл диңгез, көнбатыштан Атлантик океан һәм көнчыгыштан һәм көньяктан Һинд океаны сулары белән юыла.

Африканың рельефы нигездә тигезлекләрдән тора. Шулай да монда да таулар бар. Африканың иң биек ноктасы – Килиманджаро вулканы (5895 км).

Экватор янында урнашканга күрә, Африкада бик эссе һава торышы хакимлек итә. Җәйләр монда коры һәм эссе, кышлар исә дымлы һәм җылы булуы белән аерылып тора.

Африка территориясе аша дөньядагы иң озын елга – Нил ага. Ул 6852 км га сузылган. Африкада дөньядагы иң зур чүл – Сахара да урнашкан. Аның мәйданы АКШ мәйданыннан зуррак.

Африкада 54 бәйсез дәүләт бар. Аларда 1 миллиардка якын кеше яши. Төрле диалектлары булган гарәп теле – Африкада иң киң таралган тел. Африканың иң күп кеше яши торган дәүләте – Нигерия (145 млн. кеше), иң күп кеше яши торган шәһәре – Мисыр башкаласы Каһирә (17 млн. кеше).

Африкада дөньяның төрле почмакларыннан килгән туристларны җәлеп итә торган фараон пирамидалары бар. Гадәттә, сәяхәтчеләр Мисыр пирамидаларын карарга килә. Ә менә Суданда 223 пирамида барлыгын белүчеләр бик аз.

Африкада дөньядагы иң тиз 5 хайванның 4 се яши. Болар – гепард, антилопа гну, арыслан һәм Томпсон антилопасы. Алар 80 км/сәг тизлек белән чаба, ә гепардның тизлеге хәтта 112 км/сәг дә җитәргә мөмкин.

Африка – дөньядагы иң зур җир өсте имезүчесенең дә Ватаны. Африка филенең авырлыгы 7 тоннага җитәргә мөмкин.

Галимнәр иң борынгы кешеләр нәкъ менә Африкада барлыкка килгән дип саный.

«Африка» сүзенең килеп чыгышы турында бик күп фикерләр бар. Аларның берсе буенча, «Афри» ул – безнең эрага кадәр 3 гасырда Төньяк Африкада яшәгән кабилә исеме, ә «ка» – «ил», «җир» дигән мәгънәне аңлаткан латин сүзе.

Гөлнара Хәйдәрова