Мордвалар

Шумбрат (Исәнме!)

Россия Федерациясендә барлыгы 744 мең мордвалар исәпләнә. Мордва халкын ике субэтник төркемгә бүләләр: эрзя һәм мокша. Эрзялар эрзя телендә, ә мокшалар үзләренең мокша телендә сөйләшә. Эрзяннарны тагын шокша һәм терюханнар, ә мокшаннарны каратаиларга аералар. Терюханнар Түбән Новгород өлкәсенең Ерак Константиново районында тора, алар туган телләрен белми, үзара русча сөйләшә. Каратаилар республикабызның Кама Тамагы районында яши һәм татарча сөйләшә. Шокша төркеме Мордовиянең Теньгушевский һәм Торбеевский районнарында яши, телләре дә мокшаларныкына охшаш.

Мордва халкы Мордовия республикасының төп халкы санала. Шулай ук мордвалар Самара, Пенза, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, Татарстан, Башкортстан, Чувашия республикаларында яши.

Мордвалар фин-угыр төркеменә карый. Мокша телендәге бик күп сүзләрнең төрки тамырлары бар. 18 нче гасырда мордва теле кириллица нигезендә булса, аннан соң ул үзгәрә башлый һәм 20 нче гасырның 30 нчы елларында бүгенге хәленә керә.

Мордвалар – дини халык. Әмма ышанулары үзенчәлекле, чөнки алар бер Аллага һәм күп төрле христиан изгеләренә ышана. Шулай ук аларның мәҗүси Аллалары бар.

Июнь ахырында Троицадан соң беренче якшәмбе көнне Лениногорск районының Мордовская Кармалка авылында «Балтай» дигән бәйрәм уздырыла. Кармалкада эрзяләр яши. Алар Алладан бәхет һәм сәламәтлек сорап ел буе гыйбадәт кылалар. Июнь ахырында эрзялар Шкай Алладан мул уңыш сорап «Веле озномс» дигән җәмәгать бәйрәме дә оештыра. Эрзялар кешеләрне урман җәнлекләреннән килеп чыккан дип уйлый. Шуңа аюдан сәламәтлек сорап махсус гыйбадәтләр уздыралар.

Мордовская Кармалка авылында бер риваять саклана. Имеш 1902 елда авыл янында Балтай исемле карт торган. Бер көн ул авыл халкының кәефен күтәрү өчен аю тунын кигән рәвеш чыгарып, өрәңге ботакларыннан кием ясап кигән. Нәкъ шул вакыттан «Балтай» дигән бәйрәм оештырыла башлый. Аны башкача «Овто чи» («Аю көне») дип тә атыйлар.

«Балтай» ел саен ата-бабалардан килгән бер тәртиптә бара. Йолаларның дөрес үтәлешен  карап йөрүче дә бар. Ә йолалар бик кызыклы. Иң элек бөтен кешеләр «Балтай аланында» җыела. Аксакал махсус мордва уены ярдәмендә уенчылардан өч «аю» сайлый. Күзләре бәйләнгән килеш уенчылар кикерон (кабык шарлар) җыярга тиеш. Кем күбрәк җыя – шул «аю» була.

«Балтай»да өч егеткә өрәңге агачы ботакларын «аю туны» итеп кидереп, авыл буйлап «аю юлы» белән баралар. Бик күңелле итеп «Кий чиресэ репст видезь» милли җырын җырлап-биеп, «аюларны» тәм-томнар белән сыйлап бөтен авылны урыйлар. Әйбәтләп сыйласаң – уңыш мул, тормыш имин була дип ышанганнар. Юлны кое янында тәмамлыйлар, «аю»ларны чишендерәләр һәм киеменнән берәр ботак алалар. Шуны бер-берсенә сарып,  «Шумбрачи!» диеп бәхет-шатлык телиләр. Балалар кое янына җыелышып бер-берсен су белән коендыралар, шулай итеп алар табигатьтән яңгыр һәм «аю көче» сорыйлар.

«Балтай» кунакларын «суронь пачалксеть» дигән коймаклар белән сыйлыйлар. Ул бодай оныннан пешерелә. Шулай ук мордвалар «офтонь лапат» («аю тәпие») дигән ит кәтлитләре, «прякат» дип аталучы кәбестә, яшел суган, бәрәңге, яисә боткалы тәмле пироглар пешерәләр.

Дусларың белән бүлеш

 

 

Журналның иң беренче санын күрәсең киләме?




Сетевое издание «Салават купере»
© 2014-2020 Филиал АО «Татмедиа» «Редакция журнала «Салават купере»
Свидетельство о регистрации СМИ ЭЛ № ФС77-59902,
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) от 17.11.2014 г.
Настоящий ресурс может содержать материалы 0+, 6+.
Вся информация, размещенная на данном веб-сайте, предназначена только
для персонального пользования и не подлежит дальнейшему воспроизведению и/или распространению
в какой-либо форме, иначе как с письменного разрешения редакции журнала «Салават купере».
При цитировании гиперссылка обязательна.
Адрес редакции: 420066, г. Казань, ул. Декабристов, д. 2.
Телефон: +7 (843) 222-05-46 (1646).
Электронная почта: salavatkupere@mail.ru, salavat-kupere.dir@tatmedia.com.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Руководитель филиала: Хуснутдинов Зиннур Зиятдинович
Главный редактор: Хуснутдинова З.З.
Политика о персональных данных в АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционная политика АО "ТАТМЕДИА""

Сайт разработан в IT департаменте АО Татмедиа»