Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 13:17

Дмитрий Карбышев

Казан шәһәренең Совет районында Карбышев урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән? Дмитрий Михайлович Карбышев (1880–1945) – күренекле галим, инженер, генерал-лейтенант, Советлар Союзы герое. 1900 елда 1 нче Көнчыгыш-Себер сапер батальоны телеграф ротасының кабель бүлеге җитәкчесе була. Рус-япон сугышы вакытында батальонында хезмәт итә, элемтәләр урнаштыра, разведкада эшли. 1907 елда...

Казан шәһәренең Совет районында Карбышев урамы бар. Ул кем хөрмәтенә шулай аталган икән?

Дмитрий Михайлович Карбышев (1880–1945) – күренекле галим, инженер, генерал-лейтенант, Советлар Союзы герое.

1900 елда 1 нче Көнчыгыш-Себер сапер батальоны телеграф ротасының кабель бүлеге җитәкчесе була. Рус-япон сугышы вакытында батальонында хезмәт итә, элемтәләр урнаштыра, разведкада эшли. 1907 елда хәрби хезмәткә кайта, Владивостокта хезмәт итә, рота командиры була. Беренче көннән Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1917 елда подполковник Д. М. Карбышев Кызыл гвардия рәтләренә керә. Гражданнар сугышында, Совет-фин сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы башланганда, Карбышев инде генерал дәрәҗәсен алган була. 27 июньдә ул 10 нчы армия штабы белән чолганышта кала. 1941 елның 8 августында, чолганыштан чыгарга тырышканда, Карбышев бик каты яралана һәм Могилев өлкәсенең Добрейка авылы янында әсирлеккә эләгә. 7 фашист концлагерында була. Лагерь җитәкчеләре Карбышевка алар ягына чыгарга, хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итәләр. Ләкин генераль аларны кире кага һәм тормышының соңгы көннәренә кадәр туган иленә тугры булып кала. 1945 елның 18 февраленә каршы төндә генерал Карбышев фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Гөлнара Хәйдәрова