Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 ноября 2019 14:51

Михаил Девятаев

Казанның Вахит районында Девятаев урамы бар. Ул бөек очучы-бомбардировщик, Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев исемен йөртә. Михаил Петрович Девятаев крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан елга техникумына, аэроклубка укырга керә. Башка бик күп ватандашларыбыз кебек үк, ул да, сугыш башлангач, Совет армиясе сафларына баса, 104 нче гвардия авиация...

Казанның Вахит районында Девятаев урамы бар. Ул бөек очучы-бомбардировщик, Советлар Союзы Герое Михаил Петрович Девятаев исемен йөртә.

Михаил Петрович Девятаев крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан елга техникумына, аэроклубка укырга керә. Башка бик күп ватандашларыбыз кебек үк, ул да, сугыш башлангач, Совет армиясе сафларына баса, 104 нче гвардия авиация полкы звеносы командиры була. Девятаев һавада дошманның тугыз самолетын бәреп төшерә. 1944 елның 13 июлендә Девятаевның самолёты бәреп төшерелә, һәм очучы әсирлеккә эләгә.

Михаил Петровичны Лодзь лагерена урнаштыралар. Лагерьдән качканда тотылгач, ул башка качаклар белән бергә Заксенхаузен үлем лагерена озатыла. Әмма яңа лагерьда Михаил Девятаевка үлемгә хөкем ителгән статусын штрафчы статусына алыштырырга насыйп була. Степан Григорьевич Никитенко исеме белән ул Узедом утравына җибәрелә.

Анда, Пенемюнд ракета үзәгендә, фашистларның яшерен коралы – "Фау-1" канатлы ракеталары һәм "Фау-2" баллистик ракеталары эшләнә. Девятаев һәм башка совет әсирләре, дошман бомбардировщигын алып, яшерен утраудан качып котылалар. Әле алай гына да түгел, качаклар фашистларның фәнни үзәге турындагы яшерен мәгълүматны да совет хәрбиләренә җиткерәләр. Фашист концлагерьларында булган башка күп кенә тоткыннар кебек үк, Девятаев та фильтрацион лагерьга урнаштырыла, ә тикшерүдән соң Кызыл армиядә хезмәт итә.

Сугыш тәмамлангач, яшерен утрауда ракета объектларының урнашуы турында консультация алыр өчен, Михаил Девятаевка С. П. Королев мөрәҗәгать итә. Беренче совет Р-1 ракетасын булдыруда ярдәм иткәне өчен, Королев 1957 елда Девятаевны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә. Михаил Девятаев соңгы көннәренә кадәр Казанда яши. Ул 2002 елның 24 ноябрендә 85 яшендә вафат була һәм Арча зиратында җирләнә.

Гөлнара Хәйдәрова әзерләде.