Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2019 23:06

Серле океаннар

Безнең планета тулысынча судан тора, коры җир аның 30 процентын гына тәшкил итә. Җирнең төп өлешен биш океан каплый. Океаннарның иң зурысы – Тын океан (161,8 млн км²), ә иң кечкенәсе – Төньяк Боз океаны (14,06 млн км²). Атлантик океан (106,5 млн км²) бик тозлы булуы, ә Һинд океаны (70,56...

Безнең планета тулысынча судан тора, коры җир аның 30 процентын гына тәшкил итә. Җирнең төп өлешен биш океан каплый. Океаннарның иң зурысы – Тын океан (161,8 млн км²), ә иң кечкенәсе Төньяк Боз океаны (14,06 млн км²). Атлантик океан (106,5 млн км²) бик тозлы булуы, ә Һинд океаны (70,56 млн км²) үзенең үзенчәлекле су үсемлекләре, хайваннар һәм балыклар дөньясы белән атаклы. Озак еллар буе галимнәр Җир йөзендә дүрт океан бар дип саныйлар. XXI гасыр башында гына рәсми рәвештә тагын бер океан – Көньяк океан (20,33 млн км²) барлыгы таныла.

Океаннардагы су даими хәрәкәттә тора һәм агымнар барлыкка китерә. Агымнарның сәбәбе шунда ки: җылы суны җилләр материклар буйлап экватордан поляр киңлекләргә куа, ә төньяктан салкын сулар экваторга кире кайта. Бу агымнар континентларның һава торышына һәм климатына йогынты ясый.

Океаннарның төбе ул 6000 метр тирәнлектә урнашкан тигезлекләр генә түгел. Биредә тау тезмәләре дә, вулканнар да, тирән упкыннар да бар.

Океан суларында күп санлы тереклек ияләре яши.

Океаннар әлегә кадәр үзләрендә бик күп сер саклый. Тикшеренүчеләр су асты дөньясында яшәүчеләрне өйрәнә, су баскан шәһәрләрне һәм баткан корабларның ватыкларын таба.

Алдагы язмаларда без һәр океанга аерым-аерым тукталырбыз.

Гөлнара Хәйдәрова