Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
05 декабря 2019 23:29

Газинур Гафиятуллин

Казанның Авиатөзелеш районында Гафиятуллин урамы бар. Ул Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин хөрмәтенә шулай аталган. Гафиятуллин Газинур Гафият улы 1913 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Соңрак Гафиятуллиннар гаиләсе Бөгелмә районына күченә. Биш сыйныфны тәмамлагач, Газинур колхозда, аннары леспромхозда эшли. 1941 елдан Совет армиясе сафларына баса. 1941...

Казанның Авиатөзелеш районында Гафиятуллин урамы бар. Ул Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин хөрмәтенә шулай аталган.

Гафиятуллин Газинур Гафият улы 1913 елның 13 гыйнварында Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Соңрак Гафиятуллиннар гаиләсе Бөгелмә районына күченә. Биш сыйныфны тәмамлагач, Газинур колхозда, аннары леспромхозда эшли. 1941 елдан Совет армиясе сафларына баса. 1941 елның июлендә фронттагы канкойгыч сугышларга керә. Сугыш башланганда, Газинур санитар вазыйфасын үти, сугыш кырыннан яралыларны алып чыга. Бераздан укчы итеп билгеләнә. Командирлар шунда ук аның потенциалны күреп алалар һәм аны укчылар бүлегенә командир ярдәмчесе итеп куялар. 1944 елның 14 гыйнварында Овсище авылы артындагы һөҗүм вакытында Гафиятуллин отделение белән дзотны юк итә һәм бер дошман сугышчысын әсирлеккә ала. Снарядлары да, патроннары да беткән Гафиятуллин, бүлегендәге сугышчыларны коткару өчен, дошман дзоты амбразурасына ташлана һәм аны күкрәге белән каплый.

1944 елның 4 июнендә Газинур Гафиятуллинга үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены белән бүләкләнә.

Газинур Гафиятуллин исемен Казан, Бөгелмә, Лениногорск урамнары йөртә. Бөгелмәдә Газинур Гафиятуллин музее эшли. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романы бөек герой хөрмәтенә язылган.

Гөлнара Хәйдәрова әзерләде.