Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 декабря 2019 11:01

Төрле илләрдә Яңа ел бәйрәмен ничек каршылыйлар?

Сәлам, дустым! Менә тиздән иң тылсымлы, иң матур бәйрәм – Яңа ел килеп җитәр. Син инде чыршыны бизәп, Кыш бабайга сөйлисе шигырьләреңне дә өйрәнеп куйгансыңдыр. Ә менә башка илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр икән? Англиядә, төнге 12 тулганда, кешеләр өйләрендәге арткы ишекне ачып куялар икән. Ул ишектән әкрен генә...

Сәлам, дустым! Менә тиздән иң тылсымлы, иң матур бәйрәм – Яңа ел килеп җитәр. Син инде чыршыны бизәп, Кыш бабайга сөйлисе шигырьләреңне дә өйрәнеп куйгансыңдыр. Ә менә башка илләрдә Яңа елны ничек бәйрәм итәләр икән?

Англиядә, төнге 12 тулганда, кешеләр өйләрендәге арткы ишекне ачып куялар икән. Ул ишектән әкрен генә иске ел чыгып китә икән. Аннары алгы, түр ишекне ачалар. Ул ишектән өйгә Яңа ел керә, ди.

Венгриядә яңа елның беренче минутларында уенчык сыбызгыларга сызгыра башлыйлар. Шулай итеп мадъярларлар явыз рухларны өйләреннән куалар, ә шатлык китерүче ияләрне чакыралар икән.

Германиядә, сәгать суга башлауга, төрле яшьтәге кешеләр урындык-кәнәфиләргә һәм хәтта өстәлләргә менеп басалар икән. Ә сәгать соңгы – 12 нче тапкыр суккач, көлә-көлә идәнгә – Яңа елга сикереп төшәләр.

Италиядә иске елның соңгы минутларында ватык савыт-сабаларны, киемнәр һәм хәтта яраксыз җиһазларны ташлау кабул ителгән. Алар иске әйберләрне ташласаң, яңаны алырсың дип ышаналар. Ә балалар исә Бефана исемле тылсымчыны көтәләр. Ул төнлә себеркегә утырып очып килә һәм, морҗа аша өйгә кереп, камин янына тезелгән балалар ботинкаларына бүләкләр салып китә, ди.

Испаниядә Яңа елда виноград ашыйлар икән. Ашалган виноград җимешләрне төгәл 12 булырга тиеш. Шулай итсәң, елның 12 ае да бәхетле булачак имеш.

Япониядә Яңа елны яңа киемдә каршылау традициясе яши. Японнар яңа кием уңыш һәм сәламәтлек алып килә дип саныйлар. Ә балалар Яңа ел төнендә хыялларын рәсемгә төшерәләр һәм мендәр астына куеп йоклыйлар. Болай итсәң, хыял, һичшиксез, чынга ашачак, дип уйлый алар.

Ә менә Һиндстанда Яңа елны 8 тапкыр каршы алып була икән! Гуди Падва дип аталган шундый көннәрнең берсендә һиндстанлылар ним-ним агачының яфракларын ашыйлар. Ул яфраклар бик ачы һәм тәмсез була. Ләкин һиндлар бу яфракларның аларны кайгы-хәсрәтләрдән һәм төрле авырулардан саклап калуына ышаналар.

Ә синең гаиләңдә Яңа елны ничек каршы алалар?

Гөлнара Хәйдәрова.