Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 декабря 2019 10:40

Ни өчен Яңа елга чыршы бизиләр?

Өебез түрендә балкып торучы яшел чыршыдан башка Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерү дә авыр. Ә ни өчен Яңа елга нәкъ менә чыршыны бизиләр икән? Бу хакта бик борынгы риваять бар. Гайсә пәйгамбәр тугач, нәни сабыйны котларга дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр генә түгел, хәтта хайваннар, кошлар, агачлар һәм чәчәкләр дә...

Өебез түрендә балкып торучы яшел чыршыдан башка Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерү дә авыр. Ә ни өчен Яңа елга нәкъ менә чыршыны бизиләр икән?

Бу хакта бик борынгы риваять бар. Гайсә пәйгамбәр тугач, нәни сабыйны котларга дөньяның төрле почмакларыннан кешеләр генә түгел, хәтта хайваннар, кошлар, агачлар һәм чәчәкләр дә җыела. Алар барысы да нәни Гайсәгә нинди дә булса бүләк алып килә. Матур-матур уенчыклар, татлы җиләк-җимешләр күтәргән кешеләр, хайваннар һәм үсемлекләр бер-бер артлы Гайсә янына керә. Ерак төньяктан килгән чыршы гына, очлы ылыслары белән баланы яраландырудан куркып, сабый янына кермичә тора. Башкалар, чыршыны жәлләп, аның ботакларын уенчыклар, кәнфитләр, алма, чия, әфлисуннар белән бизи башлыйлар. Бизәнгән матур чыршы тыйнак кына Гайсә янына керә. Нәни пәйгамбәр чыршыны күрүгә куанып елмаеп куя. Шулвакыт чыршының очында якты йолдыз кабына. Шул вакыттан бирле чыршыны Раштуага, ә соңыннан Яңа елга бизәп куя башлыйлар.

Баштарак бу традиция христиан динен тоткан илләр өчен генә хас булса, соңыннан бөтен дөньяга тарала.

Гөлнара Хәйдәрова.