Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 декабря 2019 12:07

Хуш исле мандариннар

Яңа елны мандариннардан башка күз алдына китереп булмый. Аларның хус исе, әчкелтем-татлы тәме – Яңа ел кәефен булдыру өчен менә дигән сәбәп! Элегрәк мандариннарны, ялтыравыклы фольгага төреп, чыршы ботакларына элгәннәр. Ә бәйрәм ахырында балалар бу татлы җимешләрне ашый торган булган. Мандариннарның туган ягы – Кытай. «Мандарин» дип Кытайда бай түрәләрне...

Яңа елны мандариннардан башка күз алдына китереп булмый. Аларның хус исе, әчкелтем-татлы тәме – Яңа ел кәефен булдыру өчен менә дигән сәбәп!

Элегрәк мандариннарны, ялтыравыклы фольгага төреп, чыршы ботакларына элгәннәр. Ә бәйрәм ахырында балалар бу татлы җимешләрне ашый торган булган.

Мандариннарның туган ягы – Кытай. «Мандарин» дип Кытайда бай түрәләрне атаганнар. Элек мандарин бары тик аларның бакчаларында гына үстерелә торган булган. 19 гасырда бу җимешләр Европага, соңрак бөтен дөньяга тарала.

Мандариннарда шикәр, органик кислоталар, С һәм Р витаминнары бар. Мандарин кабыгыннан алына торган эфир смайларын азык-төлек просмышленностендә һәм медицинада кулланыла. Мандарин мае ялкынсынган тирене дәвалауда алыштыргысыз чара булып тора.

Әле борынгы табиблар да мандариннардан катлаулы авырулардан арыну, арыганлыкны бетерү, йоклый алмаудан дәвалану өчен файдаланганнар.

Мандариннарны болай гына да ашыйлар, алардан джемнар, кайнатма, мармелад, конфет, файдалы һәм тәмле соклар ясыйлар.

Гөлнара Хәйдәрова.