Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 декабря 2019 12:26

Яңа ел турында кызыклы фактлар

1. Яңа елга чыршы бизәү турындагы беренче язмалар 17 гасыр башына карый. Тарихчылар әйтүенчә, нәкъ менә бу вакытта Эльзаста (ул вакытта бу провинция Германия составына керсә, бүгенге көндә исә ул Франциягә карый) Раштуа хөрмәтенә бизәлгән агачлар барлыкка килә. Киселгән чыршы, нарат һәм бүк агачлары алма, печенье, шикәр кисәкләре, мишура һәм...

1. Яңа елга чыршы бизәү турындагы беренче язмалар 17 гасыр башына карый. Тарихчылар әйтүенчә, нәкъ менә бу вакытта Эльзаста (ул вакытта бу провинция Германия составына керсә, бүгенге көндә исә ул Франциягә карый) Раштуа хөрмәтенә бизәлгән агачлар барлыкка килә. Киселгән чыршы, нарат һәм бүк агачлары алма, печенье, шикәр кисәкләре, мишура һәм төсле кәгазьдән ясалган розалар белән бизәлгән була.

2. Пыяладан ясалган беренче чыршы шары 16 гасырда Тюрингиядә (Саксония) ясала. Күпләп чыршы уенчыкларын шунда ук бары 19 гасыр уртасында гына сатуга чыгара башлыйлар. Осталар уенчыкларны пыяладан өрдертеп ясыйлар, ә аларның ярдәмчеләре картоннан кош, хайван, шар, күркә, чикләвек фигуралары кисәләр һәм аларны якты буяулар белән буйыйлар.

3. Төрле төстәге лампочкалар белән балкып торган электр гирляндасы беренче тапкыр 1895 елда Вашингтондагы Ак йорт каршындагы чыршыга куела.

4. Яңа елны 1 гыйнварда каршылау традициясен 1700 елда Петр Беренче кертә. Моңа кадәр дини Яңа елны 1 мартта, ә дөньяви бәйрәмне 1 сентябрьдә үткәрә торган булалар.

5. 1903 елда «Малютка» журналының Раштуага багышланган чыгарылышында Раиса Кудашёваның «Ёлочка» («Чыршыкай») шигыре басылып чыга. 2 елдан һәвәскәр композитор Леонид Бекман ул шигырьгә көй яза. Шулай итеп бар балалар яратып җырлый торган «В лесу родилась ёлочка» җыры туа.

6. 1935 елда беренче тапкыр Яңа ел рәсми бәйрәмгә әверелә. Шул ук вакытта беренче тапкыр Дед Мороз һәм Снегурочка балаларны бәйрәм белән котлый.

Дәвамы бар.

Гөлнара Хәйдәрова.