Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
29 декабря 2019 15:50

Россиядә Яңа елны ничә тапкыр каршы алып була?

Беренче булып Яңа елны Камчаткада яшәүчеләр каршы ала. Бу безнең сәгать буенча 15:00 гә туры килә. Соңрак безнеңчә 16:00 сәгатьтә Яңа ел Көньяк-Сахалинск һәм Магадан өлкәсендә яшәүчеләр янына килә. 17:00 дә туганнарын һәм якыннарын Уссурийск, Хабаровск һәм Владивосток халкы котлый. 18:00 дә Благовещенск, Чита, Амур өлкәсе һәм Байкал арты, шулай...

Беренче булып Яңа елны Камчаткада яшәүчеләр каршы ала. Бу безнең сәгать буенча 15:00 гә туры килә.

Соңрак безнеңчә 16:00 сәгатьтә Яңа ел Көньяк-Сахалинск һәм Магадан өлкәсендә яшәүчеләр янына килә.

17:00 дә туганнарын һәм якыннарын Уссурийск, Хабаровск һәм Владивосток халкы котлый.

18:00 дә Благовещенск, Чита, Амур өлкәсе һәм Байкал арты, шулай ук Якутиядә яшәүчеләр Яңа елга теләк тели.

19:00 дә Яңа ел Улан-Удэ, Бурятия һәм Иркутскка килә.

В 20:00 дә курантлар Тыва республикасында, Алтай һәм Красноярск өлкәсендә, Томск, Кемерово и Новосибирск өлкәсендә 12 тапкыр суга.

21:00 дә Свердловск һәм Омск өлкәсендәге яшәүчеләргә Яңа ел теләге теләргә чират җитә.

22:00 дә бәйрәмне Чиләбе, Пермь, Төмән һәм Башкортстан республикасы халкы каршы ала.

23:00 дә Яңа ел белән Самара, Тольятти һәм Удмуртиядә яшәүчеләрне тәбрик итәргә мөмкин.

Ә тагын бер сәгатьтән 00:00 бәйрәм Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка шәһәрләргә килә.

Сәгать төнге 1дә Яңа елны Калининград каршы ала.

Шулай итеп илебездә Яңа елны 11 тапкыр бәйрәм итеп була. Россия – Яңа елны шулкадәр күп каршы алырга мөмкин булган дөньядагы бердәнбер ил.

Гөлнара Хәйдәрова.