Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
20 января 2020 07:19

Елның дүрт фасылы

Елның дүрт фасылы Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш. Яз айлары: март, апрель, май. Җәй айлары: июнь, июль, август. Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь. Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль. Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килеп, февраль ае гына 28-29 дан киләдер. Февраль бер генә ай...

Елның дүрт фасылы

Ел тәүлеге дүрт фасылга бүленәдер: яз, җәй, көз, кыш.

Яз айлары: март, апрель, май.

Җәй айлары: июнь, июль, август.

Көз айлары: сентябрь, октябрь, ноябрь.

Кыш айлары: декабрь, гыйнвар, февраль.

Бу айларның кайсысы утыздан, кайсысы утыз бердән килеп, февраль ае гына 28-29 дан киләдер.

Февраль бер генә ай булганга, аның утыздан ким килгәнлеген истә тотып буладыр. Әмма башка айлар төрлечә булганлыктан, ничәдән килгәнлеге күп вакыт истән чыгадыр.

Шуларны онытмас өчен «апиюнсено» кагыйдәсе күп ярдәм итәдер. «Апиюнсено» кәлимәсендә дүрт ай исемнәренә ишарә кылынгаңдыр:

ап — апрель, июн — июнь, се — сентябрь, но — ноябрь.

Бу дүрт ай дүртесе дә утыздан киләдер.

Әгәр «апиюнсено» кәлимәсен искә төшерелсә, айларның ничәдән килгәнлеге тугърысында саташылмыйдыр.

 

Яз

Яз март аеннан башлана.

Инде көн урталарында кояш шактый җылыта башлый.

Кояш инде күктә, кыштагы кеби күренеп кенә китмичә, озак тора башлый. Шунлыктан көннәр озая, төннәр кыскара.

Карлар, бозлар эриләр. Су өстендә көймәләр, пароходлар, ак фаруслар пәйда була.

Кышның озынлыгыннан, салкынлыгыннан ялыккан кошлар, хайваннар инде җанланалар.

Әкрен-әкрен чебеннәр, черкиләр, күбәләкләр күренә башлыйлар.

Кыйбла якка вакытлыча киткән канатлы кунаклар үземезгә кайталар. Кырларда, болыннарда яшеллекләр күренеп, агач башларында кошлар чырылдаша башлыйлар.

Агачлар, куаклар яфрак ярып зиннәтләнәләр.

Һәр җирдә тереклек, хәят, күңеллелек башлана.

Кәлимә — сүз.

Фарус (парус) — җилкән, парус.

Җәй

Июнь аеннан җәй башлана.

Бу айда кояш күк йөзендә бүтән айларга караганда да күбрәк торадыр. Шунлыктан көннәр бу айда бигрәк озын буладыр.

Үсемлекләр күптән чәчәк аттылар; кошлар, хайваннар балаларын җитештерделәр. Кура җиләк, чия кеби җимеш агачлары үзләренең җимешләрен бирделәр.

Кошлар, хайваннар үз балачыкларын, башка чыгарган кеби итеп, ярдәмнәреннән ташлап, үз гакыллары берлән торырга калдырдылар.

Шәһәр халкының баераклары сайфияләргә күчтеләр, фәкыйрь сыйныф кояш эссесенә пешәргә шәһәрдә калдылар.

Авыл халкының иң күп мәшәкатьле чаклары җитте: иген урасы, кибән өясе, ашлык сугасы бар.

Җәй җиткән.

Кыйбла як — көньяк (җылы як).

Хәят — тереклек.

Сайфия — дача.

 

Көз

Кояш көннән-көн түбән төшә башлады. Көннәр кыскарды.

Салкын җилләр истеләр. Вак тамчылы һәм бертоташтан ява торган яңгырлар явалар.

Сайрап торган кошларның тавышлары басылды.

Кыр хайваннары, ерткычлар үзләренең ояларына тулдылар. Җанлылык, тереклек бетте.

Кыш

Кыш декабрь аеннан башлана.

Кояшның җылылыгы тагы да кимеде. Гәрчә ул каймакта яктырса да, җирне җылытмый.

Җир ап-ак кар юрганы астында калды.

Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды.

Кошлар, хайваннарга туңарга, ачыгырга вакытлар җитте.

Язда һәм җәйдә бу салкынлык вә ачлык вакыты өчен алдан азык вә җылылык хәзерләп куя алганнарга кыш бик үк уңайсыз булмый.

(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том. Истәлекләр. Юльязмалар. Хатлар. Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 368 б.).