Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
28 октября 2020 09:16

Крокодил тешләрен чистартамы?

Сәлам, дустым! Син һәркөнне иртән һәм кичен тешләреңне чистартасыңдыр. Чыннан да, гигиена таләпләрен даими үтәп торсаң, тешләрең матур һәм сәламәт булыр. Ә менә крокодил тешләрен чистарта микән? Крокодилның тешләрен ит кисәкләреннән чистартучы нәни кошчык турында риваять бар. Бу риваять буенча, крокодил, судан чыгып, яр буена ята һәм авызын зур итеп...

Сәлам, дустым! Син һәркөнне иртән һәм кичен тешләреңне чистартасыңдыр. Чыннан да, гигиена таләпләрен даими үтәп торсаң, тешләрең матур һәм сәламәт булыр. Ә менә крокодил тешләрен чистарта микән? Крокодилның тешләрен ит кисәкләреннән чистартучы нәни кошчык турында риваять бар. Бу риваять буенча, крокодил, судан чыгып, яр буена ята һәм авызын зур итеп ачып куя, ә «египетский бегунок» дип аталган бу нәни кошчык, ерткычның тешләре арасында калган ит кисәкләрен чыгара. Шул рәвешле ул үзе дә туклана, зур яшел дустын теш авыртуыннан да саклый, имеш. Шуңа күрә әлеге кошның икенче исеме – «крокодил сакчысы». Ләкин чынлыкта бу риваять дөреслеккә туры килми.
Крокодил, судан чыккач, чыннан да авызын ачып куя. Тик ул моны тән температурасын төшерү өчен эшли. Крокодил авызыннан чыккан ит исенә бик күп чебен очып килә, һәм кошчык нәкъ менә шул бөҗәкләрне тотып ашый икән.
Ә крокодилның тешен чистарту мәсьәләсенә килгәндә, бу сөйрәлүче хайванга ул бөтенләй дә кирәк түгел. Чөнки крокодилның тешләре даими алмашынып тора. Кечкенә вакытта ай саен, ә зуррак үскәч, ел саен, иске тешләре коелып, яңалары чыга икән.
Ә менә кешеләрнең тешләре, кызганычка каршы, гомер буена бары тик ике тапкыр гына алмашына. Шуңа күрә тешләреңне чистартырга һәм теш табибына даими күренеп торырга онытма, дустым!
Гөлнара Хәйдәрова