Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
25 сентября 2019 08:23

Өч аю (Лев Толстой әкияте)

Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан. Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә. Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе —...

Бер кыз өйләреннән чыгып урманга киткән. Урманда ул адашкан һәм кайтырга юл эзли башлаган. Ләкин таба алмаган. Урмандагы кечкенә генә бер өй янына килеп чыккан.

Өйнең ишеге ачык була. Кыз ишектән карый да, өйдә беркем дә юклыгын күргәч, эчкә керә.

Бу кечкенә өйдә өч аю яши икән. Аларның берсе — әтиләре. Аны Михаил Иванович дип атаганнар. Ул тузгыган йонлы һәм бик зур аю булган. Икенчесе — әниләре. Ул буйга бераз кечерәк. Аны Настасия Петровна дип йөрткәннәр. Өченчесе — кечкенә генә бер аю баласы. Аңа Мишутка дип дәшкәннәр. Аюлар өйдә юк икән, алар урманга йөрергә чыгып киткәннәр.

Бу кечкенә өйдә ике бүлмә булган: берсе ашханә, икенчесе йокы бүлмәсе. Кыз аш бүлмәсенә керүгә өстәлдә аш салынган өч савыт күрә. Беренчесе бик зур савыт, Михаил Ивановичныкы. Икенчесе кечерәк савыт, Настасия Петровнаныкы. Өченчесе зәңгәрсу савыт, Мишутканыкы. һәрбер савыт янында берәр кашык яткан: берсе зур, икенчесе уртача, өченчесе кечкенә.

Кыз башта иң зур кашыкны алган һәм иң зур савыттан ашап караган; аннан соң уртача кашыкны алып уртача савыттан ашап караган; соңыннан кечкенә кашыкны алган һәм зәңгәрсу савыттан ашап караган. Аңа Мишутканың ашы барысыннан да тәмлерәк булып тоелган.

Кызның утырасы килгән, һәм ул өстәл янында торган өч урындыкны күргән: берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе кечерәк — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә, анысы Мишутканыкы.

Кыз элек зур урындыкка менгән һәм аннан егылып төшкән; аннары уртача урындыкка утырып караган, анда җайсыз булган; аннары ул кечкенә урындыкка күчеп утырган һәм монда утыру шундый җайлы икән — кыз көлеп җибәргән. Ул зәңгәр савытны алып тез өстенә куйган да ашарга тотынган. Ашны бөтенләй ашап бөтергән дә урындыкта утырган көйгә тирбәлә башлаган.

Урындык ватылып киткән һәм кыз идәнгә егылып төшкән. Ул егылган урыныннан торган, урындыкны күтәреп куйган, һәм икенче бүлмәгә кереп киткән. Анда өч карават тора икән: аның берсе зур — Михаил Ивановичныкы, икенчесе уртача — Настасия Петровнаныкы, өченчесе кечкенә — Мишутканыкы. Кыз башта зурысына ятып караган, ул артык киң; уртанчысына ятып караган, монысы артык биек; кечкенәсенә ятуы була һәм кыз шунда ук йокыга китә.

Аюлар өйгә ачыгып кайтканнар Һәм ашарга утырганнар. Зур аю, үз савытын алып карагач, куркыныч тавыш белән үкереп жибәргән:

— Минем ашымны кем ашаган?

Настасия Петровна үз савытына карагач, йомшаграк тавыш белән кычкырган:

— Минем савытымнан кем ашаган?

Ә Мишутка үзенең буш савытын күргәч, нечкә генә тавыш белән чинаган:

— Минем ашымны кем ашап бетергән?

Михаил Иванович үзенең урындыгына караган да куркыныч тавыш белән үкергән:

— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Настасия Петровна урындыгына күз төшергән дә йомшаграк тавыш белән кычкырган:

— Минем урындыкка кем утырган, аны урыныннан кем кузгаткан?

Мишутка, үзенең ватык урындыгын күреп чинаган:

— Минем урындыкка кем утырган, кем аны ваткан?

Аюлар икенче бүлмәгә кергәннәр. Михаил Иванович куркынычлы тавыш белән үкергән:

— Минем урынга кем яткан, кем аны изгән?

Йомшаграк тавыш белән Настасия Петровна кычкырган:

— Минем урынга кем яткан, аны кем изгән?

Ә Мишутка аяк астына кечкенә эскәмия куеп караватына менгән дә нечкә генә тавыш белән чинап җибәргән:

— Минем урында кем ята?

Ул кинәт анда яткан кызны күреп алган һәм чыелдый башлаган:

— Менә ул! Тот, тот!

— Менә ул! Менә ул! Ай-я-ай! Тот!

Ул кызны тешләргә теләгән. Кыз, күзләрен ачып җибәрүгә, аюларны күргән һәм тәрәзәгә ташланган. Тәрәзә ачык булган. Кыз тәрәзәдән сикереп төшкән дә урман буйлап йөгергән.

Аюлар аны куып җитә алмаганнар.

Фото: pixabay.com