Солнце
Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце Солнце
Логотип Салават Купере
Солнце
Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля Капля
27 сентября 2019 10:54

Җиде таҗ чәчәге (Әкият)

Борын-борын заманда яшәгән ди бер куян. Аның бик иркә бер Йомшаккай дигән куян кызы булган. Менә бер вакыт Йомшаккайның әнисенең туган көне җиткән. Йомшаккай әнисенә нинди буләк бирергә дип көн – төн уйлаган да, уйлаган. Уйлаган, уйлаган, ләкин бернинди дә фикергә килә алмаган. Менә ул күңелсезләнеп урман буйлап, моңсуланып бара...

Борын-борын заманда яшәгән ди бер куян. Аның бик иркә бер Йомшаккай дигән куян кызы булган. Менә бер вакыт Йомшаккайның әнисенең туган көне җиткән. Йомшаккай әнисенә нинди буләк бирергә дип көн – төн уйлаган да, уйлаган. Уйлаган, уйлаган, ләкин бернинди дә фикергә килә алмаган.

Менә ул күңелсезләнеп урман буйлап, моңсуланып бара икән. Шулай күңелсезләнеп барган вакытта Йомшаккайның каршына кәрзиненә чикләвекләр тутырган тиен килеп чыккан. Ул куянның күңелсез барганын күргән дә сорап куя:

Тиен: Кара әле Йомшаккай, нигә болай бик күңелсезләндең.

Куян аңа: Тиздән әниемнең туган көне, шуңа буләк таба алмыйм бит дип, җавап биргән.

Ә тиен аңа үзенең ңыйган чикләвекләрен сузган. Әниеңә иң зур бүләк менә минем биргән тәмле чикләвекләрем инде, дигән.

Куян: юк инде, синең чикләвекләрең кирәк тугел аңа. Минем аңа ниндидер бик тә матур әйбер бүләк итәсем килә, ягъни мәсәлән, дөнъяда юк әйбер, дигән. Ә тиен белмим инде алайса, дип сикергәләп китеп барган.

Куян аптырап як – ягына каранып басып торганда аның каршына таяк белән кармалана кармалана керпе килеп чыккан. Керпе сузып кына сүз башлаган.

Керпе: Бәтәч Йомшаккай, чак кына бәрелмәдем үзеңә. Нишләп болай ялан уртасында бер үзең геә курыкмыйча басып торасың дигән. Ә куян исә керпегә тиздән әнисенең туган көне буласын әйткән, бернинди дә бүләк таба алмавын сойләп биргән. Ә керпе аңа әниеңә туган көненә бүләк итәрсең дип ңыйган гөмбәләрен бирәм дигән. Йомшаккай керпенең дә гөмбәләрен алмаган. Куян тагын ялан уртасында бер үзе калган. Шул вакыт куаклар арасыннан тәпән белән бал күтәргән аю килеп чыккан.

Син нишләп Йомшаккай ялан уртасында бер ялгызың басып торасың дип сорап куйган. Куян аюга да шул ук хэлне сөйләп биргән. Аю аңа әниеңә туган көн бүләге булыр дип тәпән белән балын сузган. Куян аюның да кчтәнәчен алмаган. Ярар алайса алмасаң бүләеге эзлә, бәлки табарсың дип аю үз юлын дәвам иткән.

     Йомшаккай әнисенә бүләк таба алмавына борчылып елап ук җибәргән. Аның елавын ишетеп серле Гөмбә бабай пәйдә булган. Гөмбә бабай йомшаккайны бик кызганган һәм аңа болай дия:

-                     Әнә тегендә елганың аръягында җиде колачлы зур имән агачы усә. Ә аның янәшәсендә бик матур җиде таҗлы бер серле чәчәк үсә. Әммә ул чәчәкне өзәр өчен җиде сынау үтәргә кирәк. Шул сынауларны үтәсәң чәчәк синеке була, дигән дә юкка чыккан.

Йомшаккай бик тә сөенгән һәм чәчәкне эзләп юлга чыккан. Ул елгаларны да, биек тауларны да, кыяларны да зур авырлык белән үтеп чәчәк яныңа килеп җиткән. Чәчәкнең матурлыгы күреп шаккаткан. Инде үрелеп чәчәкне өзим дигәндә генә чәчәкнең җиде таҗы да юкка чыккан. Аптыраган Йомшакай, кая китте бу таҗлар дип тирә якны караштыра башлаган.   Башын күтәреп өскә караса, Имән башында карга утырганын күрә. Шулчак аңа карга, син минем биләмәмдә нишләп рөхсәтсез йөрисең һәм минем бакчамда үскән иң матур чәчәгемне өзәргә батырчылык итәсең дигән. Куян куркып кына, мине синең янга мәрхәмәтле карт гөмбә җибәрде, әниемнең туган көненә бүләк эзлим. Иң матур бүләк җиде таҗлы чәчәк, ди. Мин шул чәчәкне алып кайтып әниемә бүләк итәчәкмен,ди. Ә карга аңа каршы болай дип җавап бирә: Менә сиңа нинди бүләк кирәк икән. Мин чәчкне бушка гына бирмим шул. Ул бит тылсымлы чәчәк, аның һәрбер таҗында сер бар. Әгәр минем биремнәремне үти алсаң ул чәчәк синеке булачак, ә инде үти алмасаң чәчәк монда калачак, дип җавап биргн.

Зирәк куян Карганың барлык биремнәрендә үтәгән һәм дөньядагы иң матур, серле чәчәк белән әнисен кайткач бик тә сөендергән. Шуның белән әкият тә тәмам. Менә балалар, тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән әйтем безнең Йомшакай куяныбызга бик тә тәңгәл килә.

Авторлар: Зиннәтуллина Алсу Нургали кызы һәм Гыйльметдинова Айгөл Васыйл кызы

Фото: пиксабай